news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алексей Песошин Чаллыда торак төзелешен 350 мең квадрат метрга җиткерергә кушты

Татарстан Премьер-министры Чаллы депутатларына инфраструктураны үстерү, яңа мәктәпләр һәм балалар бакчалары төзү өлкәсендә ярдәм итәргә вәгъдә бирде.

 Алексей Песошин Чаллыда торак төзелешен 350 мең квадрат метрга җиткерергә кушты
архив/Александр Эшкинин

(Казан, 19 февраль, «Татар-информ»). «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты бурычларын үтәү өчен, Татарстанда зурлыгы буенча икенче шәһәргә торак төзелешен елына 350 мең квадрат метрга кадәр арттырырга кирәк. Республика хакимияте инфраструктура үсеше, мәктәпләр һәм балалар бакчалары төзелешенә ярдәм итәчәк. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Чаллы шәһәр Советы утырышында хәбәр итте.

Үз чыгышында Песошин Татарстанның Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән эшләнгән 48 федераль проектны гамәлгә ашыруда катнашуын искәртте. Аларны үтәү кысаларында республикада 2019 елда 341 социаль һәм инфраструктура объектын төзү һәм ремонтлау буенча эшләр башкарылды.

«Торак төзелеше өлкәсендә зур эш башкарасы бар. Былтыр республикада 2,6 млн квадрат метр торак файдалануга тапшырылды. «Торак һәм шәһәр мохите» милли проекты кысаларында республикада 2020 елда якынча 3 млн квадрат метр торак тапшыру бурычы куелды һәм 2024 елга без ел саен 3,6 млн кв метр торак тапшырачакбыз. Чаллыга 350 мең квадрат метр торак тапшырырга кирәк», - диде Песошин.

Ул бу мәсьәләне хәл итү шәһәр хакимияте көченнән килүен әйтте. ТР Хөкүмәте инфраструктура үсеше белән ярдәм итәчәк. «Республика дәрәҗәсендә территорияләрне комплекслы төзүгә, инженерлык инфраструктурасы, юллар, балалар бакчалары, мәктәпләр төзүгә һәртөрле ярдәм күрсәтү турында карар кабул ителде», - диде Татарстан Премьер-министры.

Республика Хөкүмәте башлыгы соңгы елларда Татарстанда җәмәгать киңлекләрен үстерү буенча зур эш башкарылуын, Чаллыда 1,8 млрд сумлык 13 шәһәр мохите объекты булдырылуын искә төшерде.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100