Казанда казылык, каймак һәм карабодай арзанайган

Ит, сөт һәм яшелчә бәяләре арткан

  (Казан, 19 февраль, «Татар-информ»). Төп туклану продуктлары бәяләренең атналык мониторингыннан күренгәнчә, Казанның кулланучылар базарында карабодай, көнбагыш мае, тавык йомыркасы 1-1,3 процентка, каймак, майлы эремчек, пешкән казылык, тоз бәяләре 0,1-0,3 процентка төшкән. Бу саннарны, 17 февральгә булган мәгълүматлар буенча, бүген Татарстанстат тәкъдим итә.

Бер атнада кәбестә 8,1 процентка, суган 5 процентка кыйммәтләнгән, кишер һәм бәрәңге – 2,2-2,7, алма – 1,7, сыр, сыер мае, шикәр комы - 1,3-2,1, сыер ите, бодай оны, майлылыгы 2,5-3,2 процентлы стеризацияләнгән сөт, туңдырылган балык, тавык, тары ярмасы – 0,4-0,8, дөге, тыкмач – 0,1-0,3 процентка.