Казанда бензин бәясе артты, ә дизель ягулыгы арзанайды – ТР буенча Росстат

А-76 (АИ-80) маркалы бензин бәясе үзгәрешсез калган

 (Казан, 19 февраль, «Татар-информ»). Узган атна белән чагыштырганда, Казанда АИ-93,92 и АИ-95 маркалы бензиннарның уртача бәяләре арткан, 28,93 һәм 31,98 сум тәшкил иткән. Шул ук вакытта дизель ягулыгы бәясе 32,63 сумга кадәр төшкән. А-76 (АИ-80) маркалы бензин бәясе үзгәрешсез калган, ягъни 27 сум. Бу мәгълүматны ТР буенча Дәүләт статистикасы федераль хезмәте белдерә.

Бер атнада Уфа, Киров һәм Пермьда бензинның һәм дизель ягулыгының уртача бәяләре үзгәрмәгән. Түбән Новгород, Самара, Чабаксар, Саранск, Йошкар-Ола, Ижевск, Пенза һәм Сарытауда дизель ягулыгы бәяләре төшү күзәтелгән.

А-76 (АИ-80) маркалы бензинның иң түбән бәясе Сарытауда күзәтелгән, ә АИ-93,92 һәм АИ-95 – Самарада. Дизель ягулыгына иң арзан бәяләр - Йошкар-Олада.
А-76 (АИ-80) маркалы бензинга иң югары бәя Кировта, ә АИ-93,92 маркалыга – Түбән Новгородта, АИ-95 – Чабаксарда, иң кыйммәтле дизель ягулыгы – Оренбургта.