Рөстәм Миңнеханов ТКХ реформалаштыруга ярдәм итү фонды генераль директоры белән очрашты

Константин Цицин күпфатирлы йортларны капремонтлау буенча төбәк программасына багышланган семинарда катнаша

 (Казан, 18 декабрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТКХ реформалаштыруга ярдәм итү фонды генераль директоры Константин Цицин һәм Россия төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Леонид Ставицкий белән очрашты.
ТР Хөкүмәт йортында узган очрашуда ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин катнашты.
Яклар киләчәктә хезмшәттәшлек итү, төзелеш тармагын үстерү, күпфатирлы торак йортлар капремонтын финанслау һ.б. мәсьәләләр буенча фикерләште.
ТКХ реформалаштыруга ярдәм итү фонды генераль директоры Константин Цицин Казанга “Күпфатирлы йортларның гомуми милкен капиталь ремонтлау буенча төбәк программалары. Төбәк операторлары эшен оештыру” темасына багышланган семинарда катнашу өчен килде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.