ТР Хөкүмәте белән Robert Bosch GmbH концерны арасында ният килешүе төзелде

Ул иминлек системалары өлкәсендә хезмәттәшлекне күздә тота
(Казан, 18 декабрь, «Татар-информ», Айгөл Фәхретдинова). Бүген ТР Министрлар Кабинетында Премьер-министр Рөстәм Миңнеханов Robert Bosch GmbH компаниясе делегациясе белән очрашты. Анда республика предприятие-оешмалары белән әлеге немец концерны арасында ике як өчен дә файдалы хезмәттәшлек юнәлешләрен үстерү хакында сөйләшү булды.
Премьер-министр белдергәнчә, дөньядагы икътисади кризиска карамастан, бүгенге шартларда перспектива, конкурентлы булып калу турында уйлау мөһим. Рөстәм Миңнеханов Robert Bosch GmbH компаниясе белән хезмәттәшлеккә Татарстан җирендә уңай шартлар тудыру өчен Хөкүмәтнең ярдәм итәргә һәрчак әзер булуын җиткерде. Моны бүгенге очрашуда имзаланган ТР Хөкүмәте белән немец концерны арасындагы Ниятләр турындагы килешү дә раслый. Аны Татарстан ягыннан икътисад министры Марат Сафиуллин һәм «Robert Bosch» ҖЧҖ (концернның Россиядәге предприятиесе) генераль директоры Вис Херманн имзалады. Әлеге документта партнерлык мөнәсәбәтләренең яклар өчен файдалы булган юнәлешләренең контурлары, формасы билгеләнә. Алар, нигездә, иминлек системалары өлкәсендә хезмәттәшлеккә корылган. Аерым алганда, Татарстан территориясендә немец компаниясенең идарә, иминлек системалары җитештерүче, аларга техник хезмәт күрсәтү һәм сату буенча сәүдә-җитештерү предприятиесен урнаштыру, республиканың предприятие-оешмалары белән берлектә фәнни-инновацияле үзәкләр ачу, Татарстанның радиоэлектроника сәнәгате предприятиеләренә технологик аудит уздыру һәм аларның гамәлдәге эшчәнлеген бәяләү тәртибен, вакытын билгеләү, Татарстанның мәдәни-күңел ачу, спорт, мәгариф объектларын әлеге компаниянең иминлек системалары белән җиһазландыру, үзебезнең вузларда республика икътисадының югары технологик тармаклары өчен белгечләр әзерләү программаларын оештыру турында сүз бара.
Немец компаниясенең Россиядәге предприятиесе җитәкчесе Вис Херманн журналистлар белән әңгәмәсендә бу килешүнең компаниянең Россия һәм аның төбәкләре белән мөнәсәбәтләрне яңа дәрәҗәгә чыгарырга ярдәм итәчәген белдерде. Ул Татарстан белән хезмәттәшлекнең иминлек системалары өлкәсендә генә чикләнмәячәген ышандырды. Казанның 2013 елда җәйге Универсиаданы кабул итү хокукын алуы да хезмәттәшлектә яңа перспективалар ача, ди ул.
ТР икътисад министры Марат Сафиуллин сүзләренә караганда, бүген мөһим бурычларның берсе булып республиканың автомобиль кластерын, автокомпанентлар җитештерүне тотрыклы үстерү тора. Немец компаниясе белән бу юнәлешне үстерү нияте бар. «Татарстан элек-электән электроника сәнәгате белән дан казанды. Бу визит вакытында Bosch компаниясе вәкилләре бу предприятиеләрнең мөмкинлекләре белән танышачак. Шул рәвешле алар безнең предприятиеләр белән хезмәттәшлекне киңәйтү, аларда экспортка юнәлдерелгән проектларны гамәлгә ашыру мөмкинлекләрен өйрәнәчәк», – ди министр.