Тавык ите тагын кыйммәтләнә төште

Узган бер атнада тоз, катылыган балык бәясе дә күтәрелде
(Казан, 18 декабрь, «Татар-информ»). Дәүләт статистикасы федераль хезмәтенең ТР идарәсе узган атнада Казанның кулланучылар базарында бәяләр үзгәрешен игълан итте. Аннан күренгәнчә, соңгы бер атна вакыт эчендә кишер белән алма бәяләре 0,8-1 процентка кими төшкән. Үсемлек мае, бодай оны һәм шикәр комы бәяләре 0,5-1 процентка төште. Ә менә бәрәңге, башлы суган, кәбестә бер атна эчендә 0,6-2,9 процентка, тавык ите, тоз һәм катырылган балык 0,1- 0,5 процентка күтәрелгән. Шул ук вакытта сыер ите, ярым ысланган казылык, атланмай, йомырка, пастеризацияләнгән сөт, майлы эремчек, каймак, дөге ярмасы, арыш ипие, беренче сортлы бодай оныннан эшләнгән күмәч эшләнмәләр бәясе үзгәрешсез калган.