Иң арзанлы бензин – Саратов, Сарански һәм Ульяновскида

Автомобиль ягулыгына иң югары бәяләр Түбән Новгородта куелган
(Казан, 18 декабрь, «Татар-информ»). Идел буе федераль округына керүче төбәк үзәкләренең күбесендә узган атнада да автомобиль ягулыгы бәяләре төшүен дәвам иткән. Татарстанстат мәгълүматларына караганда, Татарстан башкаласында бу чорда А-76 маркалы бензин 1,2 процентка, АИ-93,92 маркалысы 2 процентка, АИ-95 ле – 2,1, ә дизель ягулыгы бәясе 1,8 процентка арзанайган.
А-76 бензинына моңарчы иң югары бәяләр Ижевскида күзәтелгән булса, узган атнада иң кыйммәтле әлеге төр бензин Түбән Новгородта теркәлгән. Аның бер литры 18 сум 64 тиен. Югары бәяле АИ-93,92 (литры 21 сум 20 тиен), АИ-95 бензины да (24 сум 23 тиен) һәм дизель ягулыгы да (22 сум 56 тиен) Түбән Новгородта.
Литры 15 сум 70 тиен торган иң арзанлы АИ-76 бензины һәм 19 сум 44 тиенлек дизель ягулыгы узган атнада Саратовта булган. АИ-93,92 маркалы бензинның да иң түбән бәялесен Саратовта табып булган. Дөрес, бу юлы исемлектә ул үзе генә түгел. Литры 18 сум 90 тиен торган шундый ук бензин Саранскида да сатылган. АИ-95 ле бензинга (21 сум 3 тиен) иң очсыз бәя куелган төбәк булып һаман Ульяновски шәһәре кала. Соңгы атнада биредә ягулык бәясе тагын 4 тиенгә кими төшкән.