Рөстәм Миңнеханов: “Татарстан “ТР өчен 50 иң яхшы инновация идеясе” конкурсында җиңүчеләр санын ике тапкыр арттырачак”

Рөстәм Миңнеханов: “Татарстан “ТР өчен 50 иң яхшы инновация идеясе” конкурсында җиңүчеләр санын ике тапкыр арттырачак”

(Казан, 18 декабрь, "Татар-информ", Булат Сруров). 2008 елда “Татарстан Республикасы өчен 50 иң яхшы инновация идеясе” конкурсы “100 иң яхшы инновация идеясе” дип үзгәртеләчәк. Әлеге карар бүген конкурсны оештыручыларның берсе – “ТР Инвестиция-венчур фонды” дәүләт коммерцияле булмаган оешмасының попечительләр советы утырышында кабул ителде.

“ТР өчен 50 иң яхшы инновация идеясе” III Республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы барышында ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, ел саен уздырыла торган конкурста җиңүчеләр санын ике тапкыр арттыру идеясен Инвестиция-венчур фонды попечительләр советының барлык әгъзалары да хуплаган. (ТР Хөкүмәте башлыгы әлеге советның рәисе булып тора). Аның сүзләренчә, киләсе елдан башлап конкурсны оештыруга кайбер номинацияләрнең иганәчеләре булып торган эре сәнәгать компанияләре һәм банк структуралары да җәлеп ителәчәк. Әйтик, бүген “Ак Барс” банкы”, «Связинвестнефтехим» һәм «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖләре 10шар грант бүлеп бирергә әзер икәнлекләрен белдерде.

2008 елдан кертелә торган тагын бер яңалык – чит илләрдәге татар диаспорасы вәкилләренә конкурста катнашу өчен квоталар бүлеп бирү. (Искәртеп узабыз, быелгы конкурста Татарстаннан гына түгел, ә Россиянең башка төбәкләреннән дә инновацияле идеяләр авторлары катнашу мөмкинлеге тәкъдим ителгән иде). ТР Премьер-министры аңлатып узганча, әлеге тәкъдим Бөтендөнья татар конгрессның IV съездында яңгыраган.

Рөстәм Миңнеханов “ТР өчен 50 иң яхшы инновация идеясе” конкурсының иң яшь катнашучылары өчен әйбәт яңалык хәбәр итте. Аерым алганда, “Перспектива” номинациясендә җиңүче дип табылган мәктәп, лицей укучылары, урта махсус уку йортлары студентлары Казан дәүләт университетына яки ТРның башка дәүләт югары уку йортларына ташламалы керү мөмкинлеге ала.