Гыйнвардан Россия Украинага карата азык-төлек эмбаргосын кертә

Украинага карата азык-төлек эмбаргосы ЕС илләренә кебек

  (Казан, 18 ноябрь, «Татар-информ»). РФ Хөкүмәте 1 гыйнвардан Россия Украинага карата азык-төлек эмбаргосы кертү турында карар кабул итте. Бу хакта «Россия 24» телеканалы эфирында РФ икътисади үсеш министры Алексей Улюкаев белдерде.

“Украина Россия Федерациясенә карата икътисади, финанс санкцияләргә кушылу сәбәпле, без азык-төлек эмбаргосы кебек саклану чарасын кертү турында карар кабул иттек. Бу карар 1 гыйнварга кадәр кичектерелә генә”, - дип белдерә ТАСС Улюкаев сүзләрен.

Украинага карата азык-төлек эмбаргосы кертелгән очракта, ул ЕС илләренә карата кебек булачак, дип белдергән иде министр. Аның сүзләренә караганда, ул ел ахырына кадәр Украина һәм ЕС ассоциациясе килешүләре буенча рискларны бетерү буенча зур булмаган мөмкинлекләр күрә.