Татарстанның биш оешмасы илнең нәтиҗәле зур компанияләренең башлангыч рейтингына керде

150 пунктлы рейтингта "Казаньоргсинтез", "Түбән Кама Нефтехим", КАМАЗ, "ТАИФ" һәм "Татнефть" бар.

(Казан, 18 октябрь, "Татар-информ"). Биш Татарстан предприятиесе илнең нәтиҗәле зур компанияләренең беренчел рейтингына керде. Аны “Интерфакс” төзегән.

Шулай итеп, исемлектә "Казаньоргсинтез" 15нче урынны били, "Түбән Кама Нефтехим" - 17нче урында, "КАМАЗ" - 18нче урында. "ТАИФ" һәм "Татнефть" Россия компанияләре һәм предприятиеләренең фундаменталь нәтиҗәлелек буенча беренчел рейтингында 71нче һәм 74нче урыннарны алды. Исемлек барлыгы 150 пункттан тора.

Лидерлар бишлегендә "Газпром добыча Уренгой", «МРСК Центра и Приволжья», "НОВАТЭК", «Российские сети» һәм "Газпром Трансгаз Ухта" предприятиеләре кергән.

"Интерфакс-ЭРА" экологик-энергетика рейтингы агентлыгының җитәкчесе Александр Мартынов хәбәр иткәнчә, бастырылган рейтинг - башлангыч вариант, ә иң соңгы нәтиҗәләрне чагылдырган исемлек Мәскәүдә V Бөтенроссия табигатьне саклауга багышланган җыенда мәгълүм булачак.