Татарстан «май указлар»н тормышка ашыруда Россия төбәкләренең беренче унлыгына кергән

Владимир Путинның икътисад өлкәсендәге «май указлары»н тормышка ашыру буенча Россия төбәкләре арасында беренче урында Рязань өлкәсе тора.

(Казан, 18 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Владимир Путинның икътисад өлкәсендәге «май указлары»н тормышка ашыру буенча Россия төбәкләренең беренче унлыгына кергән. Әлеге рейтинг «Медиалогия» компаниясе тарафыннан төзелгән.

Татарстан рейтингта алтынчы баскычта, бишенче һәм җиденче урынны Төмән һәм Свердловск өлкәләре алып тора.

Владимир Путинның икътисад өлкәсендәге «май указлары»н тормышка ашыру буенча Россия төбәкләре арасында алдынгылар рәтендә Рязань һәм Калуга өлкәсе, Приморье крае тора.