Россия Хөкүмәте дарулар белән тәэмин итүгә субвенцияләр күләмен арттырган

Быел Россия субъектларына инвалид балаларны дарулар, медицина эшләнмәләре белән тәэмин итүгә федераль бюджеттан 33,1 млрд сум акча биреләчәк.

(Казан, 18 октябрь, "Татар-информ"). Россия Хөкүмәте инвалид балаларны дарулар, медицина эшләнмәләре һәм дәвалау продуктлары белән тәэмин итүгә субвенцияләр күләмен арттыру турында карар имзалаган.Тиешле документ Россия Хөкүмәте сайтында басылып чыккан.

Бюджет ассигнованияләрен 720 млнга арттыру карары дәүләт социаль ярдәмен дәгъвалаучы кешеләр саны үсү сәбәпле кабул ителгән.

Бу елның II кварталында әлеге категория кешеләр саны 128 меңгә диярлек арткан. Хәзер дәүләт социаль ярдәменә хокуклы кешеләр саны 3,59 меңнән артып киткән.

Шулай итеп, быел Россия субъектлары инвалид балаларны дарулар, медицина эшләнмәләре һәм дәвалау продуктлары белән тәэмин итүгә федераль бюджеттан 33,1 млрд сум акча алачак.