Татарстанда Сыйфат көннәре башланды

Бүген аның кысаларында “Сыйфат һәм техник җайга салу” дигән төбәкара фәнни-гамәли конференция уза

(Казан, 18 октябрь, “Татар-информ”). Бөтендөнья сыйфат көне һәм Европа сыйфат атналыгына туры китереп, Татарстанда да сыйфат көннәре башланды. Бүген аның кысаларында “Сыйфат һәм техник җайга салу” дигән төбәкара фәнни-гамәли конференция уза. Аның эшендә Татарстаннан тыш, күрше Чувашиядән, Ярославль, Түбән Новгород, Самара өлкәләреннән министрлык-ведомстволар вәкилләре, предприятиеләрдәге техник хезмәтләр белгечләре катнаша. Иртәгә техник җайга салуны реформалаштыруның актуаль мәсьәләләренә багышланган “түгәрәк өстәл” узачак. ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, чараларның максаты – сыйфат, менеджмент һәм техник җайга салуның актуаль мәсьәләләре хакында җентекле фикер алышу.
Сыйфат көннәре кысаларында быел да сыйфат өлкәсендә ТР Хөкүмәте премиясенә дәгъва итүче экспертлар арасында уздырылган бәйге җиңүчеләре бүләкләнәчәк, “Сыйфат буенча иң яхшы менеджер”, “Сыйфат өлкәсендә иң яхшы студент эше” бәйгеләренә йомгак ясалачак.