Татарастан делегациясе Катарда узачак Бизнес хуҗалары берлегенең ΙΙ конференциясенә әзерләнә

ТР Инвестицион үсеш агентлыгы бүгенге көндә анда тәкъдим ителәчәк инвестиция проектларын сайлап алу белән мәшгуль

(Казан, 18 октябрь, “Татар-информ”). 4-5 декабрь көннәрендә Катар башкаласында Ислам хезмәттәшлеге оешмасы каршындагы Бизнес хуҗалары берлегенең ΙΙ конференциясе узачак.
Традицион конференция бер мәйданга Ислам хезмәттәшлеге оешмасына кергән 57 илдән сәнәгатьчеләрне, кече һәм урта бизнес, эре корпорацияләр һәм дәүләт структуралары вәкилләрен, инвесторларны – барлыгы 1500 дән артык кешене җыячак. Оештыру комитеты чакыруы буенча аның эшендә Татарстан делегациясе дә катнашачак, дип хәбәр итә ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте. Бүгенге көндә агентлык конференциядә тәкъдим ителәчәк инвестиция проектларын сайлап алу белән мәшгуль.
Конференция эшлекле очрашулар һәм инвестиция проектлары презентацияләре белән үрелеп барачак. Аның программасына “түгәрәк өстәл” утырышлары, пленар утырыш, инвесторлар һәм эшмәкәрләрнең эшлекле очрашулары кертелгән. Энергетика, нефть, газ, табигый энергия чыганаклары, мәгълүмат технологияләре, авыл хуҗалыгы, азык-төлек, туризм, иҗади эшчәнлек темаларына тармак сессияләре планлаштырыла.
Бизнес хуҗалары берлегенең узган елның августында Җиддә каласында узган тәүге җыены халыкара инвестицияләр һәм сәясәтне формалаштыруга зур өлеш кертүче мәйдан буларак танылу алган иде.