Р.Гайзатуллин: “2012 елда инвестицияләр республика бюджетының 12-14 процентын тәшкил итәчәк”

Бүген ТР Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты утырышында республиканың төп финанс документы буенча фикер алыштылар

(Казан, 18 октябрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Татарстан парламенты комитетларында “Татарстан Республикасының 2012 елга һәм 2013 һәм 2014 елларның планлы чорына бюджеты турында” закон проектын карау дәвам итә. Бүген ТР Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты утырышында да әлеге документ буенча фикер алыштылар. Республиканың төп финанс документы проекты белән депутатларны ТР Финанслар министры Радик Гайзатуллин һәм Татарстан Республикасының 2012 елга һәм 2013 һәм 2014 елларның план чорына социаль-икътисади үсеш фаразы, төп финанс документының төп күрсәткечләре белән ТР Икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов таныштырды.
2012 елга республика бюджетының керем өлешен - 106 476 946,1 мең сум, чыгым өлешен 110 139 336,6 мең сум күләмендә расларга тәкъдим ителә. Бюджет кытлыгы – 3 662 390,5 мең сум күләмендә.
Бюджетның керем өлешенең төп чыганагы булып оешмалар табышына салым тора. 2012 елда бу салым 37 500, 0 млн. сум күләмендә җыелыр дип көтелә. Физик затлар кеременә салым 2012 елда республиканың тупланма бюджетында 41, 679,4 млн. сум, республика бюджетында 25 007,6 млн.сум күләмендә җыелыр дип фаразлана.
2012 елда республика бюджетына керәчәк акцизларның гомуми суммасы 11,506,6 млн. сум булыр дип көтелә. Салым салуның гадиләштерелгән системасын кулланып алына торган салымнан 2 124,1 млн. сум күләмендә акча җыелыр дип фаразлана. Оешмалар милкенә салым 2012 елда 12 179,1 млн. сум күләмендә тупланыр дип көтелә.
Салым булмаган керемнәр киләсе елда 1 551,0 млн. сум күләмендә булыр дип уйланыла.
Федераль үзәктән килә торган финанслар 2012 елда 10 397,0 млн. сум күләмендә көтелә.
Чыгымнарга килгәндә, 2012 елда “Гомумдәүләт мәсьәләләре” бүлегенә – 12, 682,5 млн. сум, “Милли оборона” бүлегенә – 84,5 млн. сум, “Милли куркынычсызлык һәм хокук саклау эшчәнлеге” бүлегенә – 623,7 млн. сум, “Милли икътисад”ка - 21 808,5 млн. сум, “Торак-коммуналь хуҗалык” бүлегенә 3 114,5 млн. сум, “Тирә-юньне саклау” бүлегенә 281,9 млн.сум, “Мәгариф” бүлегенә – 20 940,9 млн. сум, “Мәдәният һәм кинематография”гә – 2 362,9 млн. сум, “Сәламәтлек саклау”га 21 970,6 млн. сум, “Социаль сәясәт”кә 18 202, 1 млн. сум, “Физик культура һәм спорт” бүлегенә – 437,0 млн. сум, “Массакүләм мәгълүмат чаралары”на – 1 042,6 млн. сум күләмендә акча җибәрү планлаштырыла.
“Дәүләт һәм муниципаль бурычына хезмәт күрсәтү” бүлеге буенча бурычлар буенча процент түләүләре 2012 елга 1 668,1 млн. сум күләмендә салына.
2012 елда муниципаль районнарның (шәһәр округлары) бюджетлары тәэмин ителешен тигезләү өчен бирелә торган дотацияләрнең гомуми күләме 9 617,8 млн. сум күләмендә карала.
Бүген депутатлар фикер алышу вакытында ТР Икътисад министрына республика икътисады үсеше, тарифларның күтәрелүенә кагылышлы сорауларын юллады.
ТР Финанслар министры исә парламентарийларның республиканың федераль үзәккә түләнәсе бурычларына (бу сумма әлегә 2012 ел бюджеты проектына салынмаган), инвестицияләрнең республика бюджетындагы өлешенә кагылышлы сорауларына җавап бирде. Киләсе елда Татарстан федераль бюджетка 17,6 млрд. сум күләмендә кредитны түләргә туры киләчәк. Инвестицияләр республика бюджетының 12-14 процентын тәшкил итәчәк. Р.Гайзатуллин сүзләренә караганда, аларның 6 млрд. сумы – капиталь характерда, 1 млрд. сумы – метро төзүгә, 9,7 млрд. сумы юл хуҗалыгына каралган.
Бүген утырышта республиканың төп финанс документы проекты буенча ТР Хисап палатасы вәкилләре дә чыгыш ясады.
Фикер алышулардан соң Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты, ТР Дәүләт Советы Президиумына, “Татарстан Республикасының 2012 елга һәм 2013 һәм 2014 елларның планлы чорына бюджеты турында” закон проектын беренче укылышта карау өчен, сессия көн тәртибенә кертергә тәкъдим итте.

Утырышта шулай ук ТР Хисап палатасы вәкилләре 2009-2010 елларда һәм 2011 елның беренче яртыеллыгында гражданнарның аерым категорияләрен дарулар һәм медицина эшләнмәләре белән тәэмин итү буенча  социаль дәүләт ярдәмен күрсәтүгә; Ял итү, сәламәтләндерү һәм халыкның һәм яшүсмерләрнең мәшгульлеген тәэмин итү программалары чараларын тормышка ашыруга бүлеп бирелгән бюджет акчасын куллануны тикшерү нәтиҗәләре белән таныштырды.