Р.Гайзатуллин: “2011 ел бюджетының социаль юнәлешле булуы мәгариф стратегиясендә ачык чагыла”

Татарстанның РФ Финанс министрлыгыннан алган 32,7 млрд. сум күләмендә кредитны каплыйсы бар

(Казан, 18 октябрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). ТР Дәүләт Советы комитетлары 2011 елга Татарстан Республикасының бюджет проектын карый башлады. Бүген парламентның Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитетында республиканың төп финанс документы буенча фикер алыштылар. Фикер алышуда ТР Икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов һәм ТР Финанс министры Радик Гайзатуллин катнашты.

Иң элек алдагы өч елга Татарстанның социаль-икътисади үсеше фараз күрсәткечләре белән ТР Икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов таныштырды. Билгеле булганча, социаль-икътисади үсеш фаразы нигезендә бюджет проекты эшләнә.

Икътисад министрлыгы фаразларына караганда, 2011 елда эчке тулаем продукт 6 процентка үсәчәк, хезмәт хакы фонды 9,2 процентка артачак. Сәнәгатьтә җитештерү күләме, 2010 ел белән чагыштырганда, 6,3 процентка үсәчәк. Ягъни барлык күрсәткечләр буенча арту фаразлана. Шулай ук дәүләт хезмәткәрләрен 20 процентка киметү көтелә.

Киләсе елда нефтехимия һәм автомобиль төзелеше өлкәсендә зур проектларны тормышка ашыру, Универсиадага объектлар төзү көтелә. “Тотрыклы икътисади үсеш дәүләт дәрәҗәсендәге проблемаларны хәл итү хезмәт итәчәк. 2013 елга уртача хезмәт хакын 17 мең сумнан алып 23,5 мең сумга кадәр җиткерү көтелә”, - диде ул.

2011 елның бюджет проекты нигезенә түбәндәге күрсәткечләр салынган: эчке тулаем продукт 6,8 процентка үсәр, нефтьнең экспорт бәясе бер баррельгә - 75 доллар, доллар курсы 30,5 сум булыр дип фаразлана. Инфляция үсеше 6,5 процент тәшкил итә.

Республиканың төп финанс документы параметрлары белән ТР Финанс министры Радик Гайзатуллин таныштырды.

Министр сүзләренчә, 2011 елга республика бюджеты керемнәре 79 млрд. 763 млн. 308 мең сум, чыгымнары 89 млрд. 952 млн. 404,3 мең сум күләмендә фаразлана. Бюджет кытлыгы 10 млрд. 189 млн. 093,9 мең сум тәшкил итә. Радик Гайзатуллин кытлыкны 2011 ел башына калган ташламалы кредит хисабына капларга җыенуларын әйтте. Шуның өстенә Татарстанның РФ Финанс министрлыгыннан алган 32,7 млрд. сум күләмендә кредитны каплыйсы бар. Киләсе елга шуның 5,6 млрд.сумын кире кайтарырга кирәк. “2011 елга бик киеренке бюджет формалаша. Өстәмә керемнәр дефицитны каплауга китәчәк”, - дип белдерде министр.

Билгеле булганча, киләсе ел бюджетының социаль юнәлеше саклана. ТР Финанс министры сүзләренчә, бу бигрәк тә республика мәгарифен яңартып кору буенча эшләнгән стратегиядә ачык чагыла. Билгеле булганча, 2010 елның 1 сентябреннән укытучыларга эш хакын яңача түләү системасы буенча бирәләр. Моның өчен киләсе ел бюджетында 2 млрд. 780 млн. сум акча каралган.

Мәгариф өлкәсендә хезмәт хакын яңача түләү системасы 92 меңгә якын кешегә кагылган. Р.Гайзатуллин сүзләренчә, аның нигезендә укытучыларның күпчелеге хезмәт хакын мулдан алган.

Аерым алганда, 2011 елда Татарстан Республикасының тупланма бюджетында мәгариф өлкәсенә - 34 млрд. 918 млн. сум, республика бюджетында 18 млрд. 433 млн. сум акча каралган.

Мәдәният һәм кинематография тармагына – тупланма бюджеттан 3 млрд. 630 млн. сум, республика бюджетыннан 1 млрд. 628 млн. сум акча каралган.

Массакүләм мәгълүмат чаралары һәм теле-радио тапшыруларга – 954 млн. 400 мең сум; фәнгә 227 млн. 300 мең сум акча бүлеп биреләчәк дип көтелә.

Татарның бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулуга багышланган чараларны финанслауга 21,9 млн. сум акча бирү планлаштырыла. ТР Милли музей җитәкчесе Гөлчәчәк Нәҗипова Радик Гайзатуллиннан Г.Тукайның Казандагы музее бинасын төзекләндерү һәм заманча яңа экспозиция төзү өчен финанслар карауны сорады. ТР Финанс министры аның гозерен республика җитәкчелегенә җиткерергә вәгъдә итте.

“Казан утлары” журналы баш мөхәррире Равил Фәйзуллин журналны чыгаруда катнашкан язучылар һәм шагыйрьләргә гонорар түләү мәсьәләсен күтәреп чыкты. Р.Гайзатуллин бу мәсьәләне “Татмедиа” агентлыгы белән берлектә хәл итү зарурлыгын белдерде.

ТР Рәссамнар берлеге рәисе Зөфәр Гыймаев республиканың һөнәр берлекләрен финанслауны арттыруны сорады.

Фикер алышулардан соң Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты алга таба “Татарстан Республикасының 2011 елга һәм 2012 һәм 2013 елларның планлы чорына бюджеты турында” закон проекты өстендә эшләгән вакытта ТР Дәүләт Советы депутатларының, министрлык һәм мәдәният, фән, мәгариф оешмалары, иҗат берлекләре вәкилләренең тәкъдимнәре исәпкә алынырга тиеш дигән карар чыгарды.
Аннан соң ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Гүзәлия Минкина депутатларны гомумбелем бирү һәм балаларга өстәмә белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләренә эш хакын яңача түләү системасы белән таныштырды.

Комитет әгъзалары шулай ук “Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында”, "Татарстан Республикасының гомуми белем бирү учреждениеләрендә һәркем өчен мөмкин булган һәм түләүсез мәктәпкәчә, башлангыч гомуми, төп гомуми, урта (тулы) гомуми белем, шулай ук өстәмә белем алуга гражданнарның хокукларына дәүләт гарантияләрен тәэмин итүгә 2010 елга финанс чыгымнары нормативларын раслау турында" һәм "Татарстан Республикасының гомуми белем бирү учреждениеләрендә һәркем өчен мөмкин булган һәм түләүсез мәктәпкәчә, башлангыч гомуми, төп гомуми, урта (тулы) гомуми белем, шулай ук өстәмә белем алуга гражданнарның хокукларына дәүләт гарантияләрен тәэмин итүгә 2011 елга финанс чыгымнары нормативларын раслау турында" закон проектлары хакында фикер алышты.