Татарстан делегациясе «Сочи-2008» форумына килеп җитте

Иртәгә Татарстан «Сочи-2008» форумында инвестиция потенциалын тәкъдир итәчәк
(Сочи, 18 сентябрь, "Татар-информ", Сергей Семеркин). Татарстан Республикасы делегациясе VII Халыкара форумында катнашу өчен Сочи халыкара аэропортына килеп җитте.
ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге делегация составына ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР икътисад министры Марат Сафиуллин, ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры Марат Бариев, “Идея” Инновация-җитештерү технопаркы генераль директоры Сергей Юшко, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Айнур Айдельдинов, ТР Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү комитеты рәисе Тимур Шаһивәлиев, министрлык һәм ведомство вәкилләре, шулай ук республиканың эре бизнес предприятиеләренең 30га якын җитәкчесе керә. Делегацияне Сочи аэропортында Армавир шәһәре башлыгы Джамбулат Хатуов каршы алды.
Иртәгә «Сочи-2008» халыкара инвестиция форумында күргәзмәләрне ачу тантанасында РФ Хөкүмәте Рәисе Владимир Путин катнашуы көтелә. Татарстан форумда инвестицияләр өчен яңа киңлекләр ачарга тиешле потенциалын тәкъдир итәчәк.
Республика форумда нефть химиясе, транспорт машина төзелеше, төзелеш индустриясе, прибор төзелеше, җиһаз һәм материаллар җитештерү өлкәсенә кагылышлы 40 инвестиция проекты тәкъдим итәчәк. Сочи-2014 өчен Татарстанның инвестиция проектларына аерым стенд багышланачак. Экспозициянең үзәк урыннарының берсендә Казанда 2013 елда булачак Универсиада белән бәйле макетлар һәм киңкүләмле проектлар тәкъдир ителәчәк. ТРның бөтен стендлары буенча интерактив терминаллар куелган, экраннарда Татарстанның инвестиция проектлары турында мәгълүмат алу мөмкинлеге бар. ТР экспозициясенең күргәзмә мәйданы 250 кв.метр тәшкил итә.