Дмитрий Медведев: “Базар бөтен кирәкле ярдәмне алачак”

РФ Хөкүмәтенең финанс секторына ашыгыч ярдәм чараларында базар институтларына теләктәшлеккә 0,5 триллион сум юнәлдерү карала
(Мәскәү, 18 сентябрь, «Татар-информ», Рафаэль Мөхәммәтов). РФ Хөкүмәтенең финанс секторына ашыгыч ярдәм итү чараларында базар институтларына теләктәшлеккә 0,5 триллион сум юнәлдерү карала, бу сумманың яртысын бюджет акчалары тәшкил итәчәк, дип белдерде РФ Президенты Дмитрий Медведев. Бу хакта «Reuters» агентлыгы хәбәр итә.
Алдагы 2 көндә хакимиятләр банклар өчен резервлар кимүе, 3 эре банк (Саклык банкы, ВТБ һәм Газпромбанк) өчен өстәмә ликвидлылык аукционнары һәм РФ Үзәк банкы белән рефинанслау операцияләре буенча дисконтлар артуы хакында белдерделәр. Банкара базарда «overnight» кредитлары буенча ставкалар 7,50-8,00 процент тәшкил итә.
“Мин Россия Үзәк Банкы күргән чараларны исәпкә алып, акчаларга ихтыяҗ кимүен көтәм”, - диде бүген Дмитрий Медведев икътисади мәсьәләләр буенча киңәшмәне ачканда. Үзәк банк гамәлләреннән гомуми нәтиҗә 300 миллиард сумнан артып китә.
Финанс министры Алексей Кудрин Россиянең фонд базарларында җомга көнне сатулар башланырга мөмкин, дип өстәде. “Бүген базарда катнашучылар үзара бурычны исәпли һәм тикшерә, аннары без иртәге көннән сатуларны яңарту турында карар кабул итәчәкбез”, - диде ул.
Шулай да Медведев һәм Кудрин базарларга ярдәм итүнең өстәмә чараларын игълан итте. “0,5 триллион сум күләмендәге акчаны фонд базарын тотрыклы итүгә файдалану, шул исәптән 250 миллиард сумны бюджетка резервлау мөмкинлеген карарга тәкъдим итәм”, - диде Медведев. “Боларның барысын да ашыгыч рәвештә эшләргә кирәк”, - дип өстәде ул.
Моннан тыш, банклар Саклык банкы, ВТБ һәм Газпромбанктан 60 миллиард сум күләмендә кредитка өметләнә ала, Ипотека торак кредиты дәүләт агентлыгына шундый ук күләмдә акчаны ярдәм буларак бүлеп бирәчәк, диде Кудрин. “Бу 3 банк 60 миллиард сум акчаны фонд базары катнашучыларына кредит итеп юнәлдерәчәк”, - диде Кудрин.
Ул шулай ук бюджет калдыкларын бу өч банк депозитларына урнаштыру буенча беренче аукцион дүшәмбе булуын ачыклап үтте. Элек Финанс министрлыгы бу банкларга лимитларны 1,5 триллион сумга кадәр арттыруын, бу бөтен банк системасы өчен элеккеге лимиттан 300 миллиард сумга артык дип белдергән иде.
“Мин базарның бөтен кирәкле ярдәмне алачагына ышанам, - ди Медведев. – Килеп чыккан прблемаларын хәл итү өчен “кораллар” бар. Безнең резервлар җитәрлек, бездә икътисад көчле, хакимиятләр өчен финанс системасын тотрыклы тотудан да мөһим мәсьәләлә юк”. Президент шулай ук кирәк булган очракта хакимиятләр өстәмә адымнарга бара ала, диде.
“Хәзерге вакытта чаралар исемлеге кирәкле һәм җитәрлек пунктлардан тора, ихтыяҗ булса, ул тулыландырылачак”, - диде Медведев.
“Хөкүмәт вәзгыятьнең мониторингын алып барырга тиеш, бәяләмә һәм тәкъдимнәрне миңа көн саен җиткерегез”, - дип боерды ул киңәшмәдә катнашучыларга.