Казанда туристлар агымы, хезмәт күрсәтү өлкәләре үсештә, дөрес, алга таба сәнәгать предприятиеләренә эшләү җиңел булмаячак – мэр Илсур Метшин

Казанда Универсиада әзерлек буенча зур күләмле программа төгәлләнгәч, төп капиталга инвестицияләр күләме кимегән

 (Казан, 18 август, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Казанда Универсиада әзерлек буенча зур күләмле программа төгәлләнгәч, төп капиталга инвестицияләр күләме, көтелгәнчә, кимеде. 2014 ел башыннан инвестицияләр күләме 50,4 млрд. сум булып, былтыргы шушы ук вакыттагының бу 94 процентын тәшкил итте. Шул ук вакытта инвестицияләр структурасында предприятиеләрнең үз акчалары өлеше артты: 2012 елда – 36,1 процент булса, 2013тә – 35,1 процент, 2014 елның 6 аенда – 40,8 процент. Моннан тыш, эшкәртү производстволарының үзләре керткән инвестицияләр күләменең дә артуы күзәтелә.

Бу хакта бүген Казан каласы җитәкчелегенең мэр Илсур Метшин рәислегендә үткәрелгән "эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсендә шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисади үсеш буенча урынбасары Иван Кузнецов хисабында белдерде. Аның сүзләренчә, Казанда сәнәгать җитештерү индексы 102,3 процент тәшкил итә, бу күрсәткеч узган елгыга (105,8 процент) караганда түбәнрәк, әмма, гомумән, Россиядәге һәм Татарстан буенча күрсәткечләрдән югарырак: аларда 101,5 һәм 100,6 процент. Аерым алганда, сәүдә һәм хезмәтләр күрсәтү өлкәсе үсеш алуын дәвам итә. Мисал өчен, хисап чорында ваклап сату әйләнеше 208 млрд сум тәшкил иткән, бу - узган елгы шушы ук вакыттагының 105,4 проценты. Күрсәтелгән түләүле хезмәтләр күләме 65,5 млрд сумлык булган, үсеш – 5,4 процент. Шул ук вакытты җәмәгать туклану өлкәсендә иң зур алга китеш - 12,5 процент үсеш күзәтелә. Бу сектор оешмаларының товар әйләнеше 7,3 млрд сумга җиткән.

Миллион халкы булган эре шәһәрләр арасында кеше башына исәпләнгән товар әйләнеше, түләүле хезмәтләр һәм җәмәгать туклануы буенча Казан лидерлар өчлегендә кала бирә, дип, Иван Кузнецов канәгатьлек белдерсә, мэр Илсур Метшин, ләкин Европаның эре шәһәрләреннән артта әле, дип билгеләп үтте. Чыннан да, Универсиададан соң беркадәр чигенеш фаразланган иде, шулай да, Казанда туристлар агымы, хезмәт күрсәтү өлкәләре үсештә, дөрес, алга таба сәнәгать предприятиеләренә эшләү җиңел булмаячак, бу исә заказлар белән бәйле, дип искәртте шәһәр башлыгы. И.Кузнецов сүзләренчә, шәһәрдә 20 предприятие оборона сәнәгатендә эшли.