420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 18 июль, «Татар-информ»). Кытай инвесторлары Менделеевск сәнәгать паркында завод ачу белән кызыксына. «Сычуань Рэйлвэй Инвестмент Групп» компаниясе генераль директоры ярдәмчесе Чжан Жуйин шул хакта хәбәр итте.
«Сәнәгать паркының инфраструктурасы бик яхшы үсеш алган. Су, электр энергиясе, инженер челтәрләре – барысы да бар. Безгә бу шәһәрдә инвестицион өлкә бик яхшыдыр кебек тоела», - дип искәртте ул.
Инвестор, Менделеевск газ ресурсларына бай булганлыктан, Лучжоу шәһәренең химия компаниясенә мәйданчык тәкъдим итәчәк.