news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада салым бурычы 90 миллион сумнан арткан

Якын арада салым инспекциясе белән шәхси эшмәкәр яки юридик зат буларак теркәлмичә эшләүче затларны ачыклау эшен дәвам итә.

Түбән Камада салым бурычы 90 миллион сумнан арткан
https://tat.e-nkama.ru/

(Казан, 18 июнь, «Татар-информ»). Бүгенге көндә Түбән Камада физик затларның милеккә салым бурычы 90 364 000 сум тәшкил итә. Бюджет НДФЛ, милеккә салым, җир салымы, җир кишәрлекләрен һәм күчемсез милекне арендага алган өчен түләү, штрафлар, экологик җыемнар хисабына тулылана. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

«Безнең максат — бурычлар барлыкка килүгә юл куймау, ә әгәр ул барлыкка килгән икән, бетерү. Транспорт чараларына арест салу нәтиҗәле алым булып тора. Бу эшне без суд приставлары хезмәте белән берлектә башкарабыз», — дип яза инстаграмда үз битендә Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Радмир Беляев.

Соры хезмәт базарын киметү буенча сораулар бар. Якын арада салым инспекциясе белән шәхси эшмәкәр яки юридик зат буларак теркәлмичә эшләүче затларны ачыклау эшен дәвам итә. Мондый хокук бозучылар, кагыйдә буларак, хезмәткәрләрне эшкә ала, алар белән хезмәт килешүләрен рәсмиләштерми. Боларның барысын да Түбән Кама сәүдә үзәкләре буенча уртак рейдлар барышында ачыкларга планлаштыралар.

Шулай ук утырышта 1995 елга кадәр чыгарылган транспорт чараларын ЮХИДИдә исәптән төшерү мәсьәләсе дә каралды. Нигездә, бу машиналар юк, ә хуҗалары аларны исәптән төшерергә оныткан. Шуңа күрә аларга транспорт салымы исәпләнә, алар аны түләми. Салым бурычы җыела. Түбән Кама муниципаль районында шундый меңгә якын транспорт чарасы бар.

Исәптән төшерү турында гариза язсыннар өчен, хуҗаларны эзләү турында карар кабул иттеләр. Бу эшне җирле үзидарә рәисләре аша оештырырга планлаштыралар.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100