Алексей Песошин төбәкләрдә илкүләм проектлар буенча киңәшмәдә катнашты

Төбәкләр үсеше буенча Хөкүмәт комиссиясе утырышы Россия Федерациясе вице-премьеры Виталий Мутко җитәкчелегендә Мәскәүдә узды.

(Казан, 18 июнь, «Татар-информ»). Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин бүген Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында Россиядә төбәкләр үсеше буенча Хөкүмәт комиссиясе утырышында катнашты. Аны Россия Федерациясе вице-премьеры Виталий Мутко уздырды. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Утырышта Федерация субъектларында милли проектларны гамәлгә ашыру һәм моношәһәрләрне үстерү турында сүз барды. Быел төбәкләргә каралган 2 трлн 272,2 млрд сум бюджетара трансфертлардан 593, 8 млрд сумы нәкъ менә илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга юнәлдереләчәк, диде Мутко.

2020 елда Федерация субъектлары федераль бюджеттан милли проектларны гамәлгә ашыруга 645,7 млрд сум, ә 2021 елда 655,9 млрд сум алачак. Шуңа бәйле рәвештә, вице – премьер акчалар кыска вакыт эчендә конкрет башкаручыларга барып җитсен өчен, бюджет мөнәсәбәтләрен җайга салуның мөһимлегенә игътибар итте.

Моннан тыш, ул Россия Хөкүмәтенең моношәһәрләрне үстерү буенча дәүләт программасы форматындагы чаралар комплексы буенча эшләве турында сөйләде. "Тәкъдим ителгән адымнар арасында - норматив-хокукый җайга салуны камилләштерү һәм дәүләт ярдәменең финанс һәм финанс булмаган чараларын бирү», - дип аңлатты ул.