Татарстан белән "Россети" ААҖ арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды

Документка XIX Петербург халыкара икътисади формуы кысаларында кул куелды

(Казан, 18 июнь, «Татар-информ»). Бүген Санкт-Петербургта "Россети" ААҖ һәм Татарстан Республикасы арасында электр энергетикасы өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Документка XIX Петербург халыкара икътисади формум кысаларында кул куелды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте. 

Документны "Россети" ААҖ генераль директоры Олег Бударгин һәм Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов имзалады.

Килешү Татарстан җитештерүчеләренең электр энергетикасы өлкәсендәге продукциясенә ихтыяҗны арттырыр дип ниятләнә.