Дөньякүләм танылган компания Татарстанга төрле өлкәдә хезмәттәшлек итәргә тәкъдим итә

Бүген дөньякүләм танылган "3М" компаниясе вәкилләре Татарстанның икътисад министры Марат Сафиуллин белән очрашты
(Казан, 18 июнь, «Татар-информ», Михаил Миронов). Дөньяның югары технологияле компанияләренең берсе "3М" Татарстан белән төрле юнәлештә хезмәттәшлек итәргә әзер. Бүген Татарстанның Икътисад министрлыгында “3М Россия” компаниясенең генераль директоры Светлана Баланова һәм ведомство җитәкчесе Марат Сафиуллин очрашты.
"3М" компаниясе күп профильле диверсификацияләнгән инновацион-җитештерү компаниясе, төп офисы АКШнда. 1925 елда корпорация кәгазь скотч уйлап тапкан һәм җитештерә башлаган. Бүген «Scotch» "3М" компаниясенең танылган сәүдә маркасы.
Бүген компаниянең 60 илдәге предприятиеләрендә медицина һәм төрле сәнәгать тармаклары, шулай ук автомобиль, нефть-газ һәм башка тармаклары өчен 50 меңнән артык тауар җитештерелә. Компаниянең барлык продукцияләрен алдынгы инновацион технологияләр кулланып эшләнгән булуы берләштерә.
М.Сафиуллин компаниянең дөньяга танылган булуын билгеләп үтте һәм элек бу маркадагы дискетлар белән файдалануын искә төшереп үтте. “Без сезнең башка тармакларыгыз да булуын белгәч шатландык, - дип билгеләп үтте икътисад министры. – Без бу юнәлешләрнең үсеше белән кызыксынабыз һәм шундый танылган компаниянең җитди проектларына преференцияләр күрсәтергә әзер”.
Светлана Баланова сөйләвенчә, узган ел "3М" компаниясенең бөтен дөнья буенча әйләнеше 25 миллиард доллардан артып киткән. Аның сүзләренчә, кризис кайбер юнәлешләргә йогынты ясаган, беренче чиратта автомобиль сәнәгате өчен материаллар җитештерүгә. Әмма бизнесның диверсификацияләнгән булуы компаниягә дөньяви икътисад кыенлыкларын чагыштырмача җиңәргә мөмкинлек биргән.
С.Баланова сүзләренчә, компаниянең Россия бүлекчәсе Ауропада 6 зур филиаллар исәбенә керә. "3М" «Таттелеком» өчен гамәлдәге егәрлекләрдә Интернетка керүне оештыру проектын эшләде. Компания “КАМАЗ”да шәхси саклану чаралары кертте, нефть химиясе өлкәсендә күп кенә проектлары гамәлгә куелган.
Светлана Баланова Волоколамскида заводы булган компания алдында Россия чималына күчү бурычы тора, дип белдерде. Моның белән бәйле рәвештә, Марат Сафиуллин "3М" вәкилләренә Татарстанның полимер материалларын файдалану мөмкинлеген карауларын сорап мөрәҗәгать итте.
Светлана Баланова үз чиратында “Татнефть”, “Түбән Кама Нефтехим” һәм республиканың эре предприятиеләре өчен махсус кием-салым җитештерүгә "3М"ның махсус материалларын файдаланырга тәкъдим итте. Марат Сафиуллин производствоның үзен Татарстанда булдыру уңайлырак булыр иде, шул вакытта республиканың җиңел сәнәгать предприятиеләре "3М" материалларын һәм технологияләрен куллана алыр иде, - дип белдерде. “Без хезмәттәшлек итү буенча фикер алышыр өчен зур бизнес һәм җиңел сәнәгать вәкилләрен бергә җыярга әзер”, - дип мөрәҗәгать итте М.Сафиуллин Светлана Балановага.
Марат Сафиуллин компания Татарстанда үз производствосын ачарга карар итсә, "3М" бөтен яктан ярдәм итәргә вәгъдә итте. Светлана Баланова компаниянең республикада базар перспективаларын карарга һәм шуннан чыгып, якын киләчәктә хезмәттәшлек итәргә мөмкин булган проектларны тәкъдим итәргә вәгъдә итте.
Министрны Татарстанда "3М" фәнни үзәген ачу перспективалары кызыксындырды. Марат Сафиуллин билгеләп үткәнчә, республикада нефть химиясе һәм полимерлар химиясенең фәнни базасы бик көчле. “Шуңа күрә без эре нефть химиясе компанияләрен чакырырга омтылабыз”, - дип ассызыклады М.Сафиуллин. Светлана Баланова хәзер “3М Россия” үзенең төп компаниясен Россиядә фәнни үзәк булдырырга кирәклегенә инандырырга омтыла, әгәр карар кабул ителсә, Татарстан проект мәйданнарының берсе буларак каралачак.
Очрашу ахырында кунаклар Марат Сафиуллинга компьютер мониторы өчен махсус җайланма (экрандагы мәгълүмат кулланучыга гына күренсен өчен) бүләк иттеләр. Ә министр үз чиратында кунакларга сувенир тапшырды һәм тиз арада "3М" белән хезмәттәшлекне үстерүгә өметләнүен белдерде.