news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Икътисад министрлыгы хезмәткәрләре коронавирустан прививка ясатты

Прививка алдыннан терапевт министрлык хезмәткәрләренең пульсын, кан басымын, кандагы кислород дәрәҗәсен үлчәде, үпкәләрен тыңлады.

(Казан, 18 май, «Татар-информ»). Бүген Татарстан икътисад министрының беренче урынбасары - Эшмәкәрлекне һәм көндәшлекне үстерү департаменты директоры Рөстәм Сибгатуллин, Татарстан икътисад министры урынбасары Наталья Кондратова һәм ведомствоның башка хезмәткәрләре Covid-19 инфекциясеннән «Спутник V» Россия вакцинасының беренче компоненты белән прививка ясатты. Бу хакта ТР Икътисад министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Авыртмады, вакцинациядән соң беренче минутларда бернинди симптомнарны да сизмәдем», — дип сөйләде Сибгатуллин.

Прививка алдыннан министрлык хезмәткәрләрен терапевт карады, пульсны, кан басымын, кандагы кислород дәрәҗәсен үлчәделәр, үпкәләрне тыңладылар. «Спутник V» препараты белән икенче вакцинация 8 июньгә билгеләнгән.

Шулай итеп, ведомство җитәкчелеге үз үрнәге белән хезмәткәрләренә Covid-19 инфекциясеннән прививка ясатуның мөһим булуын күрсәтте. Вакцинация - кыйммәтле чара, әмма федераль бюджет ярдәмендә препарат бушлай бирелә, дип искәрттеләр матбугат хезмәтендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100