Казанда Чехия Машина төзелеше технологияләре ассоциациясенең Даими вәкиллеге ачылачак

Бүген Казанда ачылган Татарстан-Чехия эшлекле форумы кысаларында шул хактагы Меморандумга кул куелды

(Казан, 18 апрель, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Татарстан башкаласында Чехия Машина төзелеше технологияләре ассоциациясенең Даими вәкиллеге ачылачак. Бүген Казанда ачылган Татарстан-Чехия эшлекле форумы кысаларында шул хактагы Меморандумга кул куелды. Документны ТР сәнәгатьһәм сәүдә министры Равил Зарипов белән Чехия Республикасы Машина төзелеше технологияләре ассоциациясе вице-президенты Владимир Новак имзалады. Меморандумны имзалау ТР Премьер-министры Илдар Халиков һәм Чехиянең сәнәгать һәм сәүдә министры Мартин Коцоурек катнашында узды.
Татарстанда Чехия Машина төзелеше технологияләре ассоциациясенең Даими вәкиллеген ачуны күздә тоткан бу документ нигезендә, яклар көндәшлеккә сәләтле продукция җитештерү өчен предприятие һәм оешмаларның инновацияле үсешенә ярдәм итү буенча йөкләмә ала. Даими вәкиллек Татарстан белән Чехиянең икътисади, иң элек, машина төзелеше өлкәсендәге хезмәттәшлегендәге интеграцион процессларга ярдәм итәчәк. Меморандум нигезендә яклар икътисади-сәүдә хезмәттәшлегенең төрле аспектларына, шул исәптән машина төзелеше өлкәсенә караган консалтинг хезмәтләрен, тренинг-курслар, семинарлар, конференцияләр оештыру, икътисади мәгълүматны анализлау, машина төзелешенә караган уртак проектларның механизмнарын эшләү буенча җаваплылык ала.
Ассоциациясенең Даими вәкиллеге Казанда урнашачак. Аның җитәкчесе ассоциациянең гомуми җыелышы карары нигезендә билгеләнә.
Бүген имзаланган документ, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов белдергәнчә, узган елның октябрендә ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән Чехиянең Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы арасында кул куелган икътисади-сәүдә хезмәттәшлеге турындагы ниятләр Меморандумын гамәлгә ашыруның бер этабы. Чехиянең сәнәгать һәм сәүдә министры Мартин Коцоурек фикеренчә, бу вакыйга тагын бер кат Чехия компанияләрен Татарстан белән хезмәттәшлек кызыксындыруын дәлилли.
Татарстан-Чехия эшлекле форумы кысаларында кул куелган икенче документ - Казанда мультифункциональ үзәк төзелеше һәм аны финанслауга кагылышлы өч яклы Килешү. Ул “ХК “Кловер Групп” ҖЧҖ, “Коммерческий банк” һәм “ПСЙ” АҖ арасында төзелде. Документны ХК “Кловер Групп” җәмгыяте генераль директоры Александр Попов, “Коммерческий банк” АҖ сәүдә һәм экспортны финанслау директоры Яромир Хабр һәм “ПСЙ” АҖ идарә әгъзасы, экспорт буенча директоры Ярослав Йирковский имзалады. Әлеге үзәк Казанның Щербаков тыкрыгында урнашачак.
Документ нигезендә яклар сәүдә һәм бизнес үзәген эченә алган мультифункциональ үзәк төзелеше проектнын бергәләп гамәлгә ашыру йөкләмәсен өстенә ала. “ХК “Кловер Групп” барлык кирәкле документлар белән тәэмин итү, “Коммерческий банк” төзелешне кредитлар аша финанслау буенча җаваплылык үзәге булачак. Ә, “ПСЙ”җәмгыяте килешүдә күрсәтелгән вакытта һәм шартларда төзелешне башкарып чыгу, объектны этаплап файдалануга тапшыру өчен җаваплы. Чехиянең сәнәгать һәм сәүдә министры Мартин Коцоурек бу документны конкрет проектның конкрет чагылышы, дип бәяләде.