ТР Министрлар Кабинетында Икътисади советның чираттагы утырышы узды

Утырышны Рөстәм Миңнеханов үткәрде
(Казан, 18 апрель, “Татар–информ”). Бүген ТР Хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисади советның чираттагы, 11нче утырышын үткәрде.
Утырышта РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Алексей Кубрин, Россия Фәннәр академиясенең Икътисад институты директоры Руслан Гринберг, Татарстанның уңай имиджын формалаштыру буенча “Бауман Инновейшн” компаниясе проекты җитәкчесе Алексей Праздничных катнашты.
ТР Премьер–министры Рөстәм Миңнеханов кыскача гына республика икътисадының хәле, хезмәт базарындагы проблемалар хакында сөйләде. Бүгенге көндә мәшгульлек мәсьәләләрен күпфатирлы торак йортларны капиталь ремонтлау, социаль ипотека программаларын гамәлгә ашыру, шулай ук Россия Социаль үсеш һәм сәламәтлек саклау министрлыгы, Хезмәт һәм мәшгульлек Федераль хезмәте (җәмәгать эшләрен оештыру программасы һәм башкалар) белән тыгыз хезмәттәшлек өлешчә хәл итә ала.
Икътисади кризис шартларында федераль программалар бар, аларның акчалары кулланучыга шунда ук килеп җитә, диде Рөстәм Миңнеханов. Аерым алганда, ул республика автомобиль җитештерүчеләренә (“КАМАЗ” ААҖ, “Соллерс” компаниясе предприятиеләре) күрсәтелгән ярдәмне уңай бәяләде.
Шуның белән бергә система хасил итүче һәм федераль бюджет ярдәменә исәп тоткан предприятиеләр федераль исемлегенә кергән республикадагы 11 предприятиенең бары тик берсе генә (“Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсе” ААҖ) әлеге ярдәмне алган. Калганнары әле дә булса үз икътисади проблемаларын хәл итмәгән.
ТР икътисад министры Марат Сафиуллин кризис шартларында республикадагы социаль–икътисади хәл турында җентекле доклад белән чыгыш ясады. Татарстанда гыйнвар–март айларында сәнәгать производствосы индексы 84,1 процент тәшкил иткән, файдалы казылмалар табу сәнәгате тотрыклы эшләгән, эшкәртү сәнәгате күрсәткечләрен киметмәгән.
Гыйнвар–февраль айларында реаль хезмәт хакы 3 процентка кимегән. Соңгы мәгълүматлар буенча, теркәлгән эшсезләрнең саны 58 меңнән артып киткән, аларның күбесе – хатын–кызлар һәм яшьләр.
Марат Сафиуллинның сүзләренә караганда, 2009 елның беренче кварталы нәтиҗәләре буенча сәнәгатьтә начар фаразлар расланса да, башка секторларда вәзгыять планлаштырылганнан яхшырак. Авыл хуҗалыгы, сәүдә өлкәләрендә үсеш күзәтелә, транспорт тотрыклы эшли.
Республикада икътисади кризис шартларында вәзгыятьне тотрыклыландыру һәм икътисадны савыктыру буенча чаралар планы кабул ителгән. Бүгенге көндә Татарстан Республикасында глобаль финанс кризисы йогынтысының тискәре нәтиҗәләрен бетерү буенча чаралар комплексы планы (1,2 миллиард сум), күпфатирлы торак йортларны капиталь ремонтлау программасы (9,8 миллиард сум), социаль ипотека программасы (бюджеты – 17 миллиард сум), транспорт һәм транспорт инфраструктурасын үстерү программасы (14 миллиард сум) кебек проектлар икътисадны финанс ягыннан тәэмин итә. Марат Сафиуллин фикеренчә, индикатив планлаштыру системасы Татарстанга кризис йогынтысына каршы торырга мөмкинлек бирде.
Россия Фәннәр академиясенең Икътисад институты директоры Руслан Гринберг дөнья икътисадындагы хәл турында сөйләде. “АКШ – ул дөнья икътисадының 20 проценты, аларны ярату–яратмавыбызга да карамастан, безнең байлык тулысынча Америка икътисадына бәйле. АКШта сәнәгать эшләп китүгә үк энергия ресурсларына сорау артачак”, – диде Р.Гринберг.
Татарстанның Россия һәм дөньяда уңай имиджын формалаштыру проектын гамәлгә ашыру турында проектның җитәкчесе, “Бауман Инновейшн” компаниясе вәкиле Алексей Праздничных сөйләде. Аның билгеләп үтүенчә, компания белгечләре иң элек башка төбәкләр һәм илләр белән чагыштырганда Татарстанның көчле һәм йомшак якларын, республика тарафыннан төрле өлкәләрдә тупланган тәҗрибәне билгеләгән.
“Бауман Инновейшн” компаниясе белгечләре республикада инвестицияләр җәлеп итү системасы юк дип саный. Аларның фикеренчә, Татарстанга әлеге мәсьәлә белән шөгыльләнүче махсус агентлык булдырырга кирәк, дип хәбәр итә ТР Министрлар Кабинетының матбугат хезмәте.