Зилә Вәлиева Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсенең ни өчен түбән булуы турында сөйләде

Чикләү шартларында барлык эшләр дә сыйфатлы итеп һәм оператив рәвештә башкарылды.

(Казан, 18 март, «Татар-информ»). Татарстан пандемия башланган вакытта оператив мобилизация һәм барлык чикләүләрне дә исәпкә алып туктаусыз эшләү аркасында Россиянең эшсезлек дәрәҗәсе иң түбән булган 5 төбәге арасына керде.

ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева шундый фикере белән уртаклашты, диелә Татарстан эксперт клублары сайтында.

«Республика коронавирус инфекциясе пандемиясе китереп чыгарган кыенлыклар белән очрашты. Әлеге көннәрдә иң беренчеләрдән булып «Туктап калмаска!» дигән карар кабул ителде. Хезмәткәрләрнең иминлеген, аларның үтәлешен контрольдә тотуны тәэмин итү өчен санитар-гигиена таләпләрен үтәүдә барлык мөмкинлекләрне мобилизацияләү бурычы куелды. Һәм ел нәтиҗәләре әлеге карарның дөрес икәнлеген күрсәтте», - дип искәртте Вәлиева.

Спикер билгеләп үткәнчә, пандемиягә дә карамастан, республикада ТАССРның 100 еллыгына багышланган социаль инфраструктура объектларын төзү тукталмады. Чикләү шартларында барлык эшләр дә сыйфатлы итеп һәм оператив рәвештә башкарылды, бу Татарстан өчен бәяләп бетергесез тәҗрибә булды.

«Пандемия чорында хезмәткәрләрне яңадан әзерләү программаларының берсе дә тукталмады. Санитар нормаларны үтәп гамәли дәресләр дә үткәрелде, икътисад тармаклары өчен хезмәткәрләр әзерләү буенча планлы эш дәвам итте», - дип өстәде Вәлиева.

Татарстанның эшсезлек дәрәҗәсе иң түбән булган Россиянең биш төбәге арасына керүе хакында элегрәк хәбәр ителгән иде.