Россия Хөкүмәтендә ташламалы ипотеканы озайту хакында фикер алышалар

Илебезнең барлык шәһәрләре һәм төбәкләрендә торак төзелеше күләмен арттырырга кирәк, дип белдерде РФ төзелеш һәм ТКХ министры урынбасары Никита Стасишин.

(Казан, 18 март, «Татар-информ»). Хәзерге вакытта Россия Хөкүмәтендә 2021 елның 1 июленнән соң яңа төзелә торган йортларда ташламалы ипотека программасын дәвам итү өчен мөмкин булган критерийлар хакында фикер алышалар.

Бу хакта ТАСС агентлыгы РФ төзелеш һәм ТКХ министры урынбасары Никита Стасишинга сылтама белән хәбәр итә.

«Без бүген Хөкүмәттә программаны озайту критерийлары хакында фикер алышабыз. Әмма иң мөһиме, барлык төбәкләрдә дә ипотека үтемле булырга тиеш», - диде Стасишин.

Министр урынбасары билгеләп үткәнчә, РФ Төзелеш һәм ТКХ министрлыгында ташламалы ипотеканы бөтен ил күләмендә озайтырга, шул ук вакытта, төбәкләргә карата дифференциацияләнгән алым кулланырга кирәк дигән позициядә торалар. Шулай ук, аның сүзләренчә, торакның квадрат метр бәясе халык өчен үтемле булып калырга тиеш.

«Илебезнең барлык шәһәрләре һәм төбәкләрендә торак төзелеше күләмен арттырырга кирәк. Шул ук вакытта, 41 агломерациягә өстенлек бирелүе аңлашыла, чөнки торак төзелешендә барлык күләмнең яртысыннан артыграгы шуларга туры килә», - дип өстәде Стасишин.