Кытайның «Великая стена» компаниясе вәкилләре «Алабуга» үзенчәлекле икътисади зонасында автопроизводство оештыру турында Татарстан җитәкчелеге белән сөйләшүләр алып барачак

Кытайның «Великая стена» компаниясе вәкилләре «Алабуга» үзенчәлекле икътисади зонасында автопроизводство оештыру турында Татарстан җитәкчелеге белән сөйләшүләр алып барачак

(Казан, 18 гыйнвар, «Татар-информ», Игорь Черепанов). Кытайның «Великая стена» компаниясе вәкилләре аның генераль директоры Ван Фэнин, вице-президент Лян Хенян һәм финанс җитәкчесе Лю Лиджу җитәкчелегендә иртәгә Татарстанга өч көнлек сәфәр белән килә. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына бүген ТР Сәүдә һәм тышкы икътисади хезмәттәшлек министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Кунаклар «Алабуга» үзенчәлекле икътисади зонасы территориясендә «Great Wall Hover» автомобильләр производствосы оештыру мәсьәләсе буенча сөйләшүләр алып барыр, дип көтелә.

Татарстанстат мәгълүматлары буенча, узган елның 9 аенда республика белән Кытай арасында тышкы тауар әйләнеше 60,9 миллион доллар тәшкил иткән. Әлеге акчаның бөтенесе дә диярлек Татарстан тауарына туры килгән. Хәзер КХР республиканың чит ил партнерлары арасында 19 урында тора. Татарстан каучук, резин эшләнмәләр, авиация сәнәгате продукциясен читкә чыгара, ә алмашка электр җиһазлары, оптик приборлар һәм җиңел сәнәгать тауарлары ала.