Татарстан делегациясе рәсми визит белән Мисырда

Татарстан делегациясе рәсми визит белән Мисырда

(Казан, 17 декабрь, «Татар-информ»). ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Александр Когогин җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе бу көннәрдә Мисырда эш сәфәрендә. Делегация составында шулай ук министр урынбасары Линар Латыйпов, экология һәм табигый байлыклар министры Әгъләм Садретдинов, «Казан вертолет заводы», «КАМАЗ» ААҖ, «КамЭнергоРемонт-холдинг» ҖЧҖ вәкилләре бар.

Визитның максаты – ике арадагы сәүдә-икътисади багланышларны ныгыту, дип хәбәр итә министрлыкның матбугат үзәге. 18 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк сәфәр программасына Мисыр Гарәп республикасының Халыкара хезмәттәшлек, Сәүдә һәм сәнәгать, Хәрби сәнәгать министрлыкларында очрашулар каралган. Алар барышында Татарстанның икътисади һәм инвестиция потенциалы презентацияләнәчәк. Моннан тыш, Мисыр эшмәкәрләре Ассоциациясе һәм әлеге гарәп иленең инвестицияләр, ирекле икътисади зоналар буенча Генераль хакимиятендә очрашулар узачак.

ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы мәгълүматларына караганда, узган ел йомгаклары буенча Мисыр Татарстанның тышкы сәүдә партнерлары арасында 38 нче урын алган булса, 2007 елның 9 ае нәтиҗәләре буенча – 49 нчы урында. 2006 елда ике республика арасында тышкы сәүдә әйләнеше күләме 13746,6 мең доллар тәшкил иткән. 2007 елның 9 аенда исә аның күләме, узган елның шул чоры белән чагыштырганда якынча 21 процентка кимегән һәм 9 млн 456 мең доллар булган. Товар әйләнеше структурасында төп урынны Татарстан экспорты алып тора.