Татарстанда Сингапур бизнес даирәләре бизнес-миссияләре узачак

Бу турында хөкүмәтара Россия-Сингапур комиссиясенең 6 нчы утырышында ирешелгән

(Казан, 17 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда Сингапур бизнес даирәләре бизнес-миссияләре узачак. Бу турыда хөкүмәтара Россия-Сингапур комиссиясенең 6 нчы утырышы нәтиҗәләре буенча ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина һәм "International Enterprise Singapore"ның баш башкаручы директоры ярдәмчесе Сатвиндер Сингха очрашуы барышында ирешелгән. Бүген ул Мәскәүдә узган.

Утырышта, ике илнең министрлары, зур компанияләр, белем бирү учреждениеләре һәм башка институтлар топ-менеджерларыннан тыш, Россиянең өч төбәге: Татарстан, Мәскәү һәм Пенза өлкәсе хөкүмәтләре вәкилләре катнашты.

"Татар-информ" МА агентлыгына ТР Инвестицион үсеш агентлыгының массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү секторы мөдире Искәндәр Әхмәдов хәбәр иткәнчә, хөкүмәтара Россия-Сингапур комиссиясенең 6 нчы утырышы барышында Евразия икътисади берлеге һәм Сингапур арасында ирекле сәүдә зонасы булдыру турында консультацияләр башланган.

Утырышта, аның сүзләренчә, Россиянең Ерак Көнчыгыш территориясендә һәм башка төбәкләрдә уртак проектлар, агросәнгать комплексы, энергетика, мәгариф һәм хезмәт, шәһәр мохиты, транспорт инфраструктурасы, шәһәр төзелеше һәм ТКХ өлкәсендә хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алышынган. Аерым алганда, РФ Хөкүмәте өчен өч белем бирү модуле һәм Россия төбәкләреннән 100 кешене әзерләү турында мәгълүм булган. Моннан тыш, Сингапурда Россия мәдәни үзәге ачылу хезмәттәшлекнең яңа этабы булган.