Татарстан быел эшкуарлык буенча илкүләм проектларга 1,6 миллиард сум җәлеп иткән

ТР икътисад министры искәрткәнчә, республика кече һәм урта бизнесны үстерү өчен финанс ярдәмен Россиянең калган төбәкләренә караганда күбрәк алган.
(Казан, 17 октябрь, «Татар-информ», Марат Ишкильдин). Татарстан 2019 елда эшкуарлык буенча илкүләм проектны гамәлгә ашыру кысаларында 1,6 миллиард сум акча җәлеп иткән. Республика кече һәм урта бизнесны үстерү өчен финанс ярдәмен Россиянең калган төбәкләренә караганда күбрәк алган. ТР икътисад министры Фәрит Габделганиев бүген «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шул хакта хәбәр итте.«Эшкуарлык буенча илкүләм проектны гамәлгә ашыру кысаларында без 1,6 миллиард сум акча җәлеп иттек. Бу узган елга караганда 1,5 миллиард сумга күбрәк, - диде спикер. - Без финанс ярдәмен башка төбәкләргә караганда күбрәк алдык».ТР җитәкчелеге һәм шәхсән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, шулай ук ТР Хөкүмәте һәм Федераль үзәк - РФ Икътисади үсеш министрлыгы тарафыннан зур ярдәм күрсәтелде, дип искәртте Фәрит Габделганиев.