Казанда сәүдә-икътисади хезмәттәшлек буенча Россия-Төркия комиссиясенең 15 нче утырышы уза

Чараны комиссиянең рәистәшләре Россия энергетика министры Новак һәм Төркия икътисад министры Зәйбекчи уздыра.

(Казан, 17 октябрь, "Татар-информ"). 21 октябрьдә Казанда катнаш хөкүмәтара сәүдә-икътисади хезмәттәшлек буенча Россия-Төркия комиссиясенең 15 нче утырышы узачак.

Чараны Россия комиссиясе рәисе – Россия энергетика министры Александр Новак һәм Төркия ягыннан вәкил – Төркия икътисад министры Ниһат Зәйбекчи уздыра.