Өченче кварталда Татарстанда торакның квадрат метры 3,5-4,7 процентка күтәрелгән

Эчке бизәкләү эшләренннән башка тапшырылган яңа фатирларның бер кв. метрының уртача бәясе 34652 сумнан артык, икенчел базарда - уртача 37 мең 40 сумга якын тора

(Казан, 17 октябрь, “Татар-информ”). Агымдагы елның өченче кварталында Татарстанда беренчел базарда торакның 1 кв. метры бәясе, икенче квартал белән чагыштырганда, 3,5 процентка арткан. Икенчел торак базарында соңгы 3 айда бәяләр 4,7 процентка күтәрелгән. Ә узган ел ахыры белән чагыштырганда, беренчел базарда торакның 1 кв. метры өчен - 5,6 процентка, икенчел базарда – 5 процентка артыграк түләргә туры килә.
Татарстанстат мәгълүматларыннан күренгәнчә, эчке бизәкләү эшләренннән башка тапшырылган яңа фатирларның бер квадрат метрының уртача бәясе 34652 сумнан артык, икенчел базарда - уртача 37 мең 40 сумга якын тора.