Алмания һәм Франция менеджерлары Татарстанда стажировкада

Соңгы 3 елда Алманиядән Татарстанга стажировка узу өчен килгән белгечләрнең бу - өченче, ә Франциядән килүчеләрнең икенче төркеме

(Казан, 17 октябрь, “Татар-информ”). Бу көннәрдә Татарстанда Алмания һәм Франция менеджерларының чираттагы төркеме стажировка уза. Ул идарәче кадрларны әзерләү буенча Президент программасы кысаларында оештырылган. Чит ил белгечләре бер атна дәвамында республиканың әйдәп баручы предприятиеләрендә эшнең оештырылышы белән танышачак, министрлык-ведомстволар, муниципалитетларның Башкарма комитетлары җитәкчелеге белән очрашачак, халыкара мөнәсәбәтләр өлкәсенә кагылышлы гамәли лекцияләрдә катнашачак.
Бүген чит ил менеджерлары ТР Икътисад министрлыгында Татарстанның Хөкүмәт һәм эшлекле даирә вәкилләре белән очрашты, дип хәбәр итәләр министрлыктан. Министр урынбасары Айрат Шәмсиев кунакларга Татарстан икътисады, аның инвестицияләр җәлеп итү мөмкинлекләре, идарәче кадрлар әзерләү буенча Президент программасын гамәлгә ашыру хакында мәгълүмат биргән. Очрашу барышында яклар Алмания, Франция һәм Татарстан предприятиеләре, оешмалары арасында алга таба партнерлык мөнәсәбәтләрен үстерү, уртак коммерция проектларын гамәлгә ашыруга өмет белдергән.
Чит ил белгечләре бу атна дәвамында республиканың фермер һәм крестьян хуҗалыкларында, республиканың инновацияле предприятиеләрендә, “Алабуга” МИЗ да, булачак, Россиядәге таможня сәясәте, чит ил компанияләренең Россиядә тендерларда катнашу шартларын өйрәнәчәк.
ТР Икътисад министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, соңгы 3 елда Алманиядән Татарстанга стажировка узу өчен килгән белгечләрнең бу- өченче, ә Франциядән килүчеләрнең икенче төркеме. Агымдагы елның сентябрендә Татарстан тәҗрибәсен Финляндия менеджерлары да өйрәнеп китте.