“ЮТэйр” Казан аэропортыннан яңа даими рейс ясый башлаячак

Самолетлар Казан – Уфа – Сургут маршруты буенча очачак
(Казан, 17 октябрь, “Татар-информ”). 26 октябрьдән “ЮТэйр” авиакомпаниясе “Казан” Халыкара аэропортыннан Казан – Уфа – Сургут маршруты буенча яңа даими рейс ясый башлаячак, дип хәбәр итә аэропортның матбугат хезмәте.
Пассажирларга атнасына биш мәртәбә ATR-72 һава судносы хезмәт күрсәтәчәк. Самолет Татарстан башкаласыннан 13.55 сәгатьтә кузгала, Уфага – 17.15, Сургутка 21.05 сәгатьтә (һәр аэропорт өчен дә җирле вакыт) килеп җитә.
Кассаларда Казан – Уфа маршруты буенча бер якка очу билетының иң арзаны җыемнарны исәпкә алмаганда – 1990 сум, Казан – Уфа – Сургут маршруты буенча 6080 сум тәшкил итә.