«Татфондбанк» җитәкчеләре халыкны паникага бирелмәскә чакыра

Бүген «Татар-информ» студиясендә узган матбугат очрашуында «Татфондбанк» ААҖ Идарә рәисенең беренче урынбасары Таһир Гайнетдинов банкның кыенлыклар кичерүе турындагы имеш-мимешләрне кире какты
(Казан, 17 октябрь, «Татар-информ», Айгөл Фәхретдинова). Дөньяның финанс базарындагы катлаулы вәзгыятьнең кайтавазын Татарстан банклары да сизә башлады. Шушы көннәрдә республика икътисадының реаль секторына финанслар салучыларның берсе – «Татфондбанк» ның кыенлыклар кичерүе турында имеш-мимешләр таралды. Банкның хезмәтләр күрсәтүне туктату мөмкинлеге, банкоматлардан пластик карталар буенча акчалар алып булмау хакындагы хәбәрләр халык арасында ыгы-зыгы тудырды. 1990 нчы елларда финанс тетрәнүләре аша узарга өлгергән халык ашыгыч рәвештә банктан вкладларын алырга кереште. «Татфондбанк» ның хезмәт хакын пластик картага алучы клиентлары массакүләм рәвештә банкоматлардан акча «салдырырга» тотынды. Бүген «Татар-информ» студиясендә узган матбугат очрашуында «Татфондбанк» ААҖ Идарә рәисенең беренче урынбасары Таһир Гайнетдинов шушы вәзгыятькә бәйле рәвештә белдерү белән чыкты. Аның сүзләренә караганда, банкның кыен финанс хәлендә калуы турындагы сүзләр чынбарлыкка туры килми. Мондый хәбәр банкка ышанычны киметү өчен махсус таратылган. Хәзер финанс учреждениесенең иминлек хезмәте бу чыганакны ачыклау белән шөгыльләнә.
«Компаниядәге финанс кыенлыгы дигәндә, 3 әйбер күздә тотыла. Аның беренчесе – ашыгыч йөкләмәләрен вакытында үтәмәү, икенчесе – чиста активларының кимүе, өченчесе – керемнең кимүе яки бөтенләй булмавы. «Татфондбанк» Татарстанда еврооблигацияле займнар урнаштырган беренче банк булды. Бүген аның валюта балансы 63 млрд. сум, үз акчалары 6,3 млрд. сум (устав капиталы, бүленмәгән табыш, фондлар), 35 млрд. сумны юридик һәм физик затлар акчалары тәшкил итә. 9 айлык эш нәтиҗәләре буенча 195 млн. сум табыш алынды. Бүген банкта финанс кыенлыклары юк, үз йөкләмәләрен үтәп килә. Банк кредитлар бирә, ипотека кредитлары алу шартлары гадиләштерелде. Кредитлар буенча комиссия 2,5 проценттан 1 процентка төшерелде», – дип белдерде Идарә рәисенең беренче урынбасары. Аның аңлатуынча, икътисадның реаль секторына акча салучы әлеге финанс учреждениесе республикада яшәү дәрәҗәсен күтәрүдә зур роль уйный. Республикада финанс тотрыклылыгын тәэмин итүдәге җаваплылыгын таный. Аның турыдан-туры катнашуында предприятиеләрнең күбесендә төп җитештерү фондлары модернизацияләнә, төзекләндерелә, юллар төзелә. Таһир Гайнетдинов аңлатуынча, бүген банк ярдәмендә авыл хуҗалыгы, юллар төзү, кече эшмәкәрлек тармагында гамәлгә ашырыла торган проектлар табышлы, алар алга таба дәвам итәчәк. «Дөрес, финанс базарының катнашучысы буларак без дә бүгенге вәзгыятьтә ресурс базасын формалаштыруда күпмедер кыенлык кичерәбез. Шуңа күрә филиаллар челтәрен үстерү кебек кайбер адымнарны чикләргә дә туры килер», – ди Таһир Гайнетдинов. Аның фикеренчә, хәзер төп бурыч – банкның тотрыклы эшләвен, ликвидлылыгын, гражданнар һәм акционерлар таләпләрен тәэмин итү. Ә инде бүген килеп, туган ыгы- зыгыга килгәндә, әгәр халыкның банкларны шул рәвешле «штурмлавы» дәвам итә калганда, банк җитәкчелеге хәл җайга салынганчы кайбер операцияләргә чикләүләр кертүгә барачагын белдерде. Ул банкоматтан карточка буенча кулга акчалар алуга, вакытыннан алда вкладларын кире алуга кайбер чикләүләр кертүгә кагыла.