Татарстан эшмәкәрләрен Construma 2020 күргәзмәсендә катнашырга чакыралар

Чара Будапештта узачак, күргәзмә мәйданчыгын оештыру чыгымнарын Татарстан Икътисад министрлыгы карамагындагы Экспортка ярдәм үзәге үз өстенә ала.

(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанның кече һәм урта бизнес вәкилләре ел саен үткәрелә торган Construma 2020 төзелеш материалы, җиһаз һәм технология сәнәгате казанышлары күргәзмәсендә катнаша ала. Бу турыда Татарстан Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Дөньякүләм дәрәҗәдәге күргәзмәдә катнашу эшмәкәрләргә үз продукциясен таныту, бөтен дөнья буенча клиент һәм партнер табу мөмкинлеге бирә», — диделәр министрлык матбугат хезмәтендә.

Чара 7-11 октябрьдә Будапештта (Венгрия) була. Эшмәкәрләргә катнашуларын раслау өчен 21 сентябрьгә кадәр Экспортка ярдәм үзәгенә компаниянең исемен һәм ИНН, элемтәдә була торган кешенең исем-фамилиясен һәм телефон номерын, күргәзмәгә куелачак үрнәкләр турында кыскача мәгълүмат җибәрергә кирәк. Күргәзмәдә катнашу турындагы гаризаны tatexport@yandex.ru адресына яки +7 967 011-61-16 (WhatsApp) җибәрергә була.

Үзәк күргәзмә мәйданчыгы арендасын, тәрҗемәче хезмәтен түли. Юл бәясен, анда яшәү һәм күргәзмә үрнәкләрен алып бару өчен эшмәкәр үзе түли. Анда катнашу өчен виза булуы шарт.