Рөстәм Миңнеханов “Главгосэкспертиза России” оешмасының Казан филиалында булды

ФАУ “Главгосэкспертиза России” оешмасының Казандагы филиалы бинасын Россия Главгосэкспертиза җитәкчесе Игорь Манылов та карады.

(Казан, 17 июль, “Татар-информ”). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов "Главгосэкспертиза России" оешмасының Казандагы филиалында булды. Анда ул кабул итү секторын һәм киңәшмәләр залын карады. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан Президенты белән бергә "Главгосэкспертиза России" оешмасының Казандагы бинасын Россия Главгосэкспертизасы җитәкчесе Игорь Манылов та карады. Алар комплекслы экспертиза, смета документациясен тикшерү һәм төзелешләр оештыру проектлары экспертизасы бүлекләрендә булдылар.

Филиалда узган киңәшмәдә Игорь Манылов, илкүләм проектларны тормышка ашыру кысаларында илдәге төзелеш өлкәсе көчле этәргеч алуын әйтте. Төрле тармакларда күп санлы объектлар төзелә. “Илкүләм проектларның барлык юнәлешләре буенча капитал күләме -  барлык инвестицияләрнең өстенлекле өлеше”, - диде ул.

Шулай ук төзелеш базары вәкилләренең һөнәри әзерлеге һәм квалификацияләрен күтәрү мәсьәләләре буенча да фикер алышу булды.