Татарстан бораулаучылары эшчәнлек офыгын киңәйтә

“Татбурнефть” яңа базарга чыгарга һәм горизонталь бораулауны үстерергә ниятли
(Әлмәт, 17 июль, “Татар-информ”). Күптән түгел “Татнефть-Бораулау” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте урынына оешкан “Татбурнефть” идарәче компаниясе 2008 елда бораулау җиһазлары сатып алуга 3 миллиард сум акча тотачак. Беренче яртыеллык дәвамында 4 яңа бораулау җайланмасы эксплуатациягә тапшырылган инде. Ел ахырына кадәр тагын 7 җайланманы, шул исәптән битум катламнарын авыш бораулау җайланмасын эксплуатациягә бирү күздә тотыла. 2009-2011 елларда заманча бораулау җайланмалары, шулай ук башка төрле бораулау җиһазларын сатып алу дәвам итәчәк.
“Татбурнефть” Татарстаннан читтә яңа базарга чыгарга ниятли. Компаниядә горизонталь һәм күп забойлы скважиналар төзүгә зур игътибар бирелә. Горизонталь участоклардагы скважиналарның уртача дебиты вертикаль скважиналарның дебитын ике тапкыр диярлек узып китә. Узган елның шул чоры белән чагыштырганда горизонталь бораулау өлеше 13 проценттан 18,3 процентка кадәр арткан. “Татбурнефть” шулай ук битум катламнарында скважиналар бораулауның уникаль технологиясен үзләштергән.
2009 елда 450 скважина төзү күздә тотыла. Барлыгы 760 мең метр (шуның 510 метры – “Татнефть” ачык акционерлык җәмгыяте өчен) борауланачак.