Икътисад министрлыгында Россия-Германия Логистика конгрессына әзерлек мәсьәләләре карала

Эшче төркем утырышында Германиянең логистика ассоциациясе вәкилләре дә катнашты
(Казан, 17 июль, «Татар-информ»). Инде хәбәр ителгәнчә, 15-16 сентябрь көннәрендә Татарстан башкаласында II Халыкара Россия-Германия Логистика конгрессы үтәчәк. Әлеге чараны Россия һәм Германиянең Транспорт министрлыклары, Татарстан Хөкүмәте ярдәмендә Алман логистик компанияләре федераль берлеге оештыра.
Бүген ТР Икътисад министрлыгында министр Марат Сафиуллин рәислегендә логистика форумына әзерлек мәсьәләләренә багышлап эшче төркем утырышы узды. Министрлыкның матбугат хезмәтеннән алынган мәгълүматларга караганда, аның эшендә Германиянең логистика ассоциациясе вәкилләре – Томас Виммер, Дитер Бок, Др. Карл-Хайнс Белсер катнашкан.
Әлеге транспорт-логистика форумын Россиянең үзендә логистика инфраструктурасын үстерү омтылышы булган берәр төбәгендә уздыру теләген РФ Транспорт министрлыгына Алманиянең логистика компанияләре ассоциациясе җиткергән иде. Федераль министрлык экспертлары бу таләпләргә Татарстанның тулысынча җавап бирүе хакындагы нәтиҗәгә килде. Монда республика җитәкчелегенең Россия һәм чит ил инвестицияләрен җәлеп итү буенча актив эшчәнлеге, республикада эре халыкара чараларны уздыру тәҗрибәсе аерым билгеләп үтелгән. Моннан тыш, Татарстанның уңайлы географик урыны мөһим роль уйнаган. Тимер юллар, автомобиль, һава һәм су юлларының төп магистральләре әлеге төбәк территориясе аша уза.
Казанда II Халыкара Россия-Германия Логистика конгрессын уздыру Татарстан территориясе аша үтүче «Көнбатыш-Көнчыгыш» халыкара транспорт коридорын үстерүгә этәргеч бирер, дип ышана оештыручылар.
.