Россиядә ярты елда кишер бәясе ике тапкыр арткан

Кыяр һәм помидор бәясе арзанайган.

(Казан, 17 июнь, «Татар-информ»). 8 июньнән 15 июньгә кадәр Россиядә бәрәңге, кәбестә һәм кишер бәяләре арткан.

Суган бәясе шулай ук калды, ә кыяр һәм помидор тагын да арзанайды. Бу турыда Росстат мәгълүматларына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

«Яшелчә продукциясенә бәяләр уртача 1,2 процентка, шул исәптән кишергә 10,2 процентка, бәрәңге 7 процентка, кәбестә 4,4 процентка, суган 1,1 процентка арткан. Кыяр бәясе 5,5 процентка, помидор 4,9 процентка төшкән», — диелә статистика ведомствосы хәбәрендә.