Татарстан социаль-икътисади торышы буенча Россия төбәкләре бишлегенә кергән

«РИА Рейтинг» чираттагы исәбе буенча бишенче РФ субъектлары рейтингын әзерләгән

(Казан, 17 июнь, «Татар-информ»). «РИА Рейтинг» чираттагы исәбе буенча бишенче РФ субъектларының социаль-икътисади торышы рейтингын әзерләгән. Татарстан Республикасы анда интеграль рейтингның 65,019 баллы белән бишенче урынны биләгән. Татарстаннан тыш, ТОП-5кә Мәскәү (82,192 балл) белән, Санкт-Петербург, Ханты-Манси автономияле округы - Югра һәм Мәскәү өлкәсе кергән. Рейтинг агентлыгында билгеләп үтүләренчә, ныклы нигезле икътисади база әлеге төбәкләргә рейтингта югары урыннарны саклап калырга мөмкинлек бирә.  

Беренче унлыкка шулай ук Ямал-Ненец автономияле округы, Төмән, Сахалин, Самара өлкәләре һәм Башкортстан Республикасы кергән. 2013 һәм 2014 ел нәтиҗәләре буенча рейтинг лидерлары төркемен чагыштырсаң, Сахалин өлкәсен билгеләп үтәргә кирәк: ул бер ел эчендә алты позициягә - 14нче урыннан 8нче урынга күтәрелгән. Самара өлкәсе өч баскычны югалтып, 9нчы урынны били. 

Иң арттагы төбәкләр рейтингы әллә ни үзгәрмәгән. Алар  Еврей автономияле өлкәсе, Тыва, Калмыкия, Алтай, Ингушетия, Карачай-Черкес, Төньяк Осетия-Алания , Кабардин-Балкар, Адыгея һәм Чечня республикалары. 2014 елда соңгы унлыкка Адыгея кергән, ә Чукотка автономияле округы чыккан.

Унлык эченә дә кайбер үзгәрешләр күзәтелә. Уңай якка үзгәрешләр арасында Ингушия күрсәткечләрен атарга була: ул өч баскыч өскә күтәрелеп, ахыргы рейтингта 79нчы урынны биләгән. Кабардин-Балкария, Төньяк Осетия һәм Алтай да берәр баскычка күтәрелгән. Адыгия, Калмыкия һәм Еврей автономияле округы ике баскыч аска төшкән, ә Карачай-Черкеч өч баскычны югалткан.

Фотосурәт  riarating.ru сайтыннан алынды.