Рөстәм Миңнеханов: “Нефть сәнәгате – ул безнең нигез”

Татарстан Президенты Казанда эластик пенаполиуретан производствосын эшләтеп җибәрде

  (Казан, 17 июнь, «Татар-информ», Аяз Исмәгыйлев). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның Киров районында “Эгида” компанияләре төркемнәренең эластик пенаполиуретан яңа производствосын эшләтеп җибәрү тантанасында катнашты.
Яңа производствоны эшләтеп җибәрүнең рәсми тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин, “Альфа-Банк” ААҖ Директорлар советы рәисенең беренче урынбасары Олег Сысуев, “Эгида+” компаниясе генераль директоры Рев Мостафин катнашты. Элек алар заводның яңа производствосы комплексы белән танышты.
Татарстан Президенты бу вакыйганың мөһим булуын билгеләп үтте һәм яңа производствода республика нефть химиясе чималыннан әзер продукция чыгарылуын ассызыклады.

“Әлбәттә, базарда көндәшләр күп. Әмма бүген биредәге динамика, биредә эшләүчеләр безнең ил киңлегендә көндәшлек итә ала”, - диде Рөстәм Миңнеханов. Ул бу проектны гамәлгә ашыруда катнашучыларга рәхмәт белдерде һәм мондый проектлар мөмкин кадәр күбрәк булырга тиешлеген әйтте.
Яңа производствога кертелгән инвестицияләр 1,15 млрд. сум тәшкил иткән. Аның күп өлеше ( якынча 800 млн. сум) “Альфа-Банк” биргән кредит акчалары.
“Нефть – безнең байлык. Без аны эшкәртергә, нефть химиясе чималын булдырырга, ә аннары әзер продукция ясарга тиеш. Әгәр нефть булмаса, боларның берсе дә булмас иде. Нефть сәнәгате – ул безнең нигез”, дип белдерде Татарстан Президенты.
Рөстәм Миңнеханов “Эгида” компаниясе вәкилләренә һәм завод эшчеләренә дәүләт бүләкләре тапшырды.