Яңа җылылык үткәргеч юлы Чаллының иске районнары өчен тарифларны төшерә

Яңа җылылык үткәргеч юлы Чаллының иске районнары өчен тарифларны төшерә

(Казан, 17 июнь, «Татар-информ», Әнвәр Маликов). «Татэнерго»ның иң эре проектларының берсе – Чаллының иске районнарында яңа җылылык үткәргеч юлы салу буенча ярты башкарылган. Бүген биредә иртәнге сәгать 7дә компаниянең генераль директоры Илшат Фәрдиев заказчы, төзүче һәм материал белән тәэмин итүчеләр белән киңәшмә үткәрде. Эшне тизләтү һәм киләсе ягулык сезонына кадәр төзелешнең беренче этабын тәмамлау бурычы куелды. Бу вакытта Чаллыдан ЗЯБ бистәсенә кадәр 7 километр тирәсе озынлыктагы торбаүткәргеч салыначак.

Узган пәнҗешәмбедә булган парламент тыңлауларында бу төзелеш мөһим социаль проект дип аталды. Аның максаты – вак котельнялар белән җылытыла торган шәһәр районнарына җылылык электр үзәгеннән арзанрак җылылылык бирүгә алыштыру. Эш шунда ки, җылылык электр үзәгеннән тәэмин ителә торган Яңа шәһәр халкы өчен җылылык энергиясе тарифы 213,6 сум (гигокалориясе) тәшкил итә, ә мисал өчен, Комсомольски районында - 567,58 сум. Шул ук вакытта җылылык электр үзәгенең запас белән куелган җылылык куәте бөтен шәһәрне тәэмин итәр өчен җитә. "Татэнерго" арзан җылылык белән тәэмин итү өчен агымдагы елда яңа җылылык үткәргеч юлы төзелешен башлады. Бу проект буенча эш башлау 850 миллион сумнан артык акча таләп итә.

Шәһәрдә бердәм җылылык тарифлары булсын өчен, бердәм җылылык энергиясе чыганагы булырга тиеш, диде Илшат Фәрдиев. Аның сүзләренчә, яңа ягу сезонына кадәр бу проблема хәл ителәчәк. Моннан тыш, җылылык үткәргеч юлын файдалануга тапшыргач, Чаллыда элек төзү планлаштырылган яңа җылылык чыганагы ихтыяҗы бетәчәк. Гомумән алганда, тарифлар үсешен тоткарлау эшләре Әлмәт, Яшел Үзән, Бөгелмә, Түбән Кама һәм республиканың урындагы җылылык челтәрләре «Татэнерго» идарәсенә тапшырылган башка шәһәрләрендә дә гамәлгә ашырылачак.

Соңгы елларда "Татэнерго" Чаллы җылылык челтәрен ремонтлауга 562 миллион сум үз акчасын сарыф иткән, ул энергия компаниясе карамагына 2001 елда тапшырылган булган. Хәзерге вакытта Чаллыда булган җылылык үткәргечләрдән башлап ЗЯБ бистәсенә кадәр төзелеш эшләре бара. Төзелешнең икенче этабы өстәмә – җылылык челтәренең 4700 метрлы дүртенче үткәргечен төзүдән гыйбарәт. Өченче этапта, шәһәрнең көньяк-көнчыгыш районының калган өлешен җылылык белән тәэмин итү схемасы оптимальләштереләчәк.

Бу җылылык үткәргеч юлы төзелешендә ышанычлы һәм энергияне саклау таләпләренә туры килә торган иң алдынгы технологияләр кулланыла. Торбалар Мәскәүнең «Мосфлоулайн» ЯАҖннән кайтарыла. Мондый торбаларның чыдамлылыгы 40-50 елга кадәр. Җир астына салу өчен полиэтилен торбалар кулланыла, ә җир өстенә – корычтан эшләнгән торбалар. 16 июньгә планлаштырылган 13400 метр торбаүткәргечнең 7150 метры салынган инде.