“Күмәч-кондитер комбинаты” ААҖнең продукция сату кереме узган ел 369 миллион сум тәшкил иткән

“Күмәч-кондитер комбинаты” ААҖнең продукция сату кереме узган ел 369 миллион сум тәшкил иткән

(Казан, 17 июнь, “Татар-информ”, Ирина Игнатьева). Узган ел “Күмәч-кондитер комбинаты” ААҖ 369 миллион сумлык продукция саткан, бу 2003 ел күрсәткечләре белән чагыштырганда, 128,7 процент тәшкил итә. Чиста табыш 24,2 миллион сумга җиткән, бу узган елгыга караганда 3,2 миллионга артыграк. “Күмәч-кондитер комбинаты” ААҖ акционерларының еллык җыелышында бүген предприятиенең уңышлы эшләвен характерлаучы шушы һәм башка саннар атап кителде.

Предприятиенең фонд бүлеге башлыгы Александр Назаров хәбәр иткәнчә, икмәк-күмәч эшләп чыгару узган ел 5,3 процентка, кондитер эшләнмәләр – 11,2 процентка арткан. Производствоны үстерүгә 23,3 миллион сум тотылган. Аерым алганда, формалы икмәк җитештерү өчен яңа линия эшли башлаган. Предприятиедә социаль түләүләрнең артуы билгеләп үтелә – 2004 елда шул максатка 2,1 миллион сум тотылган, бу узган елгыдан 20 процентка артыграк. Хәйрия максатларына - 1,2 миллион сум, һәр эшченең куркынычсызлыгын тәэмин итүгә - 16500 сум бүлеп бирелгән.

Узган ел нәтиҗәләре буенча “Күмәч-кондитер комбинаты” ААҖ Россиянең иң яхшы 1000 предприятиеләренең беренче йөзлегенә кергән. “Продэкспо-2005” Бөтенроссия ярминкәсендә продукциянең яхшы сыйфаты өчен Күмәч-кондитер комбинаты алтын медальгә лаек булган. Моннан тыш, төбәк азык сәнәгатен үстерүгә югары өлеш керткән өчен Франциянең Сәнәгатькә теләктәшлек итү ассоциациясе предприятиегә алтын медаль биргән.