news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов һәм Бердымөхәммәдов Казанда җитештерелгән Ми-17-1В вертолетын карады

Әлеге вертолет зыян күрүчеләр һәм җитди авырудан интегүче пациентларны эвакуацияләү өчен файдаланылачак.

Миңнеханов һәм Бердымөхәммәдов Казанда җитештерелгән Ми-17-1В вертолетын карады
tatarstan.ru

(Казан, 17 май, «Татар-информ»). Төрекмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдов һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов күптән түгел генә Ашхабадка китерелгән, медицина вариантында эшләнгән Ми-17-1В вертолеты белән танышты.

ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр иткәнчә, Гурбангулы Бердымөхәммәдов Казан вертолет заводы белән алдагы хезмәттәшлеккә бәйле тәкъдимне карарга әзер булуы турында белдергән.

«Татар-информ» агентлыгы Төрекмәнстанга Казанда җитештерелгән Ми-17-1В вертолеты китерелүе хакында элегрәк хәбәр иткән иде. Ул зыян күрүчеләр һәм каты авырудан интегүче пациентларны эвакуацияләү өчен файдаланылачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot