^Сарманда торак милекчеләре ширкәтләренең үсеш перспективалары турында фикер алышачаклар

^Сарманда торак милекчеләре ширкәтләренең үсеш перспективалары турында фикер алышачаклар
(Казан, 17 май, “Татар-информ”, Тимур Циунчук). Иртәгә республиканың Сарман районында ТР Эшкуарлыкны үстерү агентлыгы торак милекчеләре ширкәтләре төзү һәм үстерү проблемалары буенча зона семинары үткәрә. Очрашуда катнашучылар районның торак-коммуналь секторы торышы, Сарманда торак милекчеләре ширкәтләре эшчәнлеге белән танышачак, кайбер предприятиеләрдә булачак. Семинар эше барышында Сарман районы хакимияте башлыгы Нәфис Закиров һәм Эшкуарлыкны үстерү агентлыгы директоры Гөлнара Сергеева чыгыш ясаячак дип көтелә.