Мәдәният өлкәсендә Татарстан Президенты грантларын финанслау 340 миллион сумга кадәр артты

Моңа кадәр грантларны финанслау күләме 274 миллион сумга якын тәшкил итә иде.

(Казан, 17 апрель, «Татар-информ»). 2018 елда мәдәният, сәнгать һәм кинематография өлкәсендә Татарстан Президенты грантларын финанслау күләме 274 миллионнан 339,4 миллион сумга кадәр артты. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шул хактагы указга кул куйган, диелә Президент сайтында.

Татарстан Министрлар Кабинетына указда каралган чыгымнарны финанслауны һәм аның гамәлгә ашырылуын тәэмин итә торган башка карарлар кабул итәргә йөкләмә бирелгән.

Указ аңа кул куелган көннән үз көченә керә, диелә документта.